+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
31 декабрь 2014, 21:58

Дөньяга сабый тудыру – бөек бәхет

Өр-яңа ел – яңа туган сабыйдай, саф һәм чиста. Шуңа сабый туган саен дөньяда сафлык арткандай тоела. Яңа ел алдыннан шул сафлыкны арттырырга ярдәм итүче матур һөнәр иясе белән очраштык. Ул – Башкортстанның һәм Русиянең атказанган табибы, Уфадагы 8нче хастаханәнең бала тудыру буенча баш табиб урынбасары, утыз ел гомерен шушы изге һөнәргә багышлаучы Язилә Рәшит кызы Шевченко. Сүзне узып баручы ел йомгакларын барлаудан башладык.

— 2014 ел безнең өчен бик нәти-җәле булды. Бик күп яңа техно-логияләрне, яңа препаратларны уңышлы кулландык, яңа җиһазлар алдык. Аз авырлык белән туган сабыйларга ярдәм итү буенча яхшы нәтиҗәләргә ирештек.

— Мәсәлән?

— Мәсәлән, 600-700 граммлык балаларның гомерен саклап калдык, бүген алар, Аллага шөкер, исән-сау.

— Узып баручы елда күпме бала туды? Үткән еллар белән чагыштырсак, ничегрәк?

— Быел безнең бала тудыру йортында 3700дән артык сабый дөньяга килде. Үткән елда 3400 иде, 2012 елдагы сан — 3714. Шуны әйтә алам: быел, соңгы елларда беркайчан да булмаганча, малайлар күбрәк туды.

— Һәр эштәгедәй, проблемалар да юк түгелдер. Мәсәлән, соңгы елларда бала тудыручылар күбәю сәбәпле, бала тудыру йортларында урыннар да җитми, диләр...

— Әлбәттә, андый проблема бар. Дөньяга сәламәт бала тудыру — бөек бәхет, андый бәхет хакына түзәргә була.

— Сезнең кулларга эләгүне Уфа хатын-кызлары зур бәхеткә саный. Халык арасында “8нче бала тудыру йорты — иң яхшысы” дигән сүз йөри. Моның сере нидә?

— Ул бик гади. Без кешеләрне, балаларны яратабыз. Кешеләр безне ярата. Барысы да ышаныч һәм җаваплылыктан тора. Соңгы елларда кешеләрнең гаиләгә, бала тудыруга мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрде. Ирләр хатыннарын бала тудырырга калдырып китми, авыр һәм җаваплы минутларда яннарында була. Дөньяга килгәч тә, мин сабыйны ата-анасының кулларына бирергә яратам. Бу бер-нәрсә белән дә чагыштыргысыз рәхәт һәм бәхетле, онытылмас минутлар... Беләсезме, бездә туган балалар да үзгәрәк кебек, акыллылар.

— Бу нәрсәдә чагыла?

— Аз елыйлар, безнең барлык процедураларга да “җавап бирәләр”.

— Язилә Рәшитовна, соңгы елларда Кесарь ысулы белән бала тудыручылар саны арта бара. Бу хәл хатын-кызларның теләгеме, әллә медицина күрсәткечләренә бәйлеме?

— Соңгы елларда 30-40 яшь-ләрдән узган хатын-кызлар арасында бала тудырырга теләүчеләр, заманча технологияләр ярдәмендә авырга калучылар күбәйде. Шулай ук, сер түгел, күп хатын-кызларның сәламәтлеге дә яхшыны теләргә калдыра. Андыйларга, әлбәттә, Кесарь ысулы каралган. Тик без аны хатын-кыз теләге буенча түгел, медицина күрсәткеч-ләреннән чыгып эшлибез. Басым ясап, шуны әйтәсем килә — авырга узарга әзерләнү мөһим! Булачак әти дә, әни дә бу җаваплы чор алдыннан сәламәтлеген тикшертергә, яхшыртырга тиеш.

— Әйткәндәй, бала тудыручылар саны елдан-ел арта бара. Монда, әлбәттә, ана капиталының роле зур. Бу хәлгә сезнең мөнәсәбәт?

— Мөнәсәбәтем бик яхшы. Яңа туган сабыйлар гаиләләренә торак шартларын яхшыртырга, өлкәнрәк балаларга укырга керергә “ярдәм итә”.

— Шулай да халык арасында ана капиталы тиздән бетәчәк, дигән имеш-мимешләр йөри...

— Беренчедән, мин аны әле генә бетәр дип уйламыйм, икенчедән, хәтта, бетсә дә, дәүләт барыбер гаиләләргә бала тудыру өчен стимул булдырачак, дип уйлыйм. Бу — һәр уңышлы дәүләтнең кечкенә хәйләсе.

— Яңа елдан ниләр көтәсез?

— Балалар көтәбез! Йөкле хатыннар быел да бик күп, шуңа күрә сабыйлар тагын да күбрәк туачагына ышаныч бар. Иң мөһиме — һәр бала көтеп алынган, бәхетле сабый булып тусын. Хастаханәбездә яшь, акыллы, белемле табиблар күп. Шуңа без дә уңышлы һәм матур эшләрбез, дип әйтә алам.

— Көнчыгыш календаре буенча нинди ел килүенә әһәмият бирә-сезме?

— Ат елында бездә иң беренче булып малай туды, уңышка юрадык. Кәҗә елында иң беренче кызчык-кәҗәкәй булсын иде, дип көтәбез.

— Әңгәмә өчен рәхмәт! Уңыш-лар юлдаш булсын Сезгә!
Читайте нас: