— Теш тә алабыз, күз дә дәвалыйбыз. Кирәк булса, бәби дә таптырабыз. Санитарка кыскартуга эләкте. Шунлыктан, идән юучы да үзебез. Өйдән-өйгә йөреп, диспансерлаштыруга кешеләрне чакырабыз. Үзләренең медиклары була торып та күрше авыллардан безгә күренергә килүчеләр күп. Аларны да кабул итәбез. Ни кирәк — барысын да эшлибез. Безнең эшебез түгел, дип беркемне дә читкә борганыбыз юк.
Дәвалау учреждениесе бик матур, якты, җылы һәм иркен бинада урнашкан. Кабинетлар пөхтә итеп җыештырылган. Кабул итү бүлмәсе, балалар өчен, хатын-кызларны карау өчен бүлмәләр — һәркайсы аерым кабинетта. Яңа гына ремонт эшләнгәнлеге күренеп тора. Моның өчен авыл халкы районның баш табибы Фәнис Габдрәхимовка рәхмәт укый. Хәер, авыл Советы рәисе Салават Сәфәргалиев та медицина пунктын игътибар үзәгендә тота, табибларның үтенечен һичкайчан кире какмый икән. Дарулар, башка кирәк-яракны алып кайтуны да еш кына Салават Рәшит улы үз өстенә ала. Шунлыктан авыл халкы аны, ихтирам күрсәтеп, “Безнең Салават” дип йөртә.
Район үзәгеннән иң ерак урнашкан авылның проблемалары чакрымнарга бәйле. “Техника юклык бераз авырлык тудыра. “Ашыгыч ярдәм” безгә килеп җитә алмый — еракбыз”, — ди бузатлылар. Әмма йөзләрендә курку сизелми, чөнки беләләр — аларның сәламәтлеге сагында фәрештә күңелле табибәләре тора!
— Эшләргә шартлар бар. Дарулар җитәрлек күләмдә район дәваханәсеннән кайтарыла. Авылыбыз тәртипле, чиста. Бернинди оятлы, йогышлы чирләр юк бездә. Эчкечелек юк. Элек эчкәннәр үлеп бетте, ә яшьләр эчми, — ди Рәмзилә Нәркис кызы.— Әлбәттә, эш —тәүлек әйләнәсенә. Эштән кайтасың да яңадан йөгерәсең. Кирәк икән, мунчадан да алып чыгып китәләр. Бик тынгысыз эш, әмма никадәр генә авыр булмасын, аны ташлау уебызга да кермәде. Киләчәктә тагын кыскартулар була дип кенә куркыталар. Менә шул гына була күрмәсен!