— Район үзәк дәваханәсенең хатын-кызлар консультациясендә бүген 229 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Аларда — азканлылык, бөерләр ялкынсынуы, җенси юл белән бирелүче авырулар еш күзәтелә. Әлеге авыруларның килеп чыгышы, организмдагы тайпылышлар, гадәттә, дөрес тукланмаудан, сәламәт тормыш алып бармаудан, экологиянең начар булуыннан, үз сәламәтлегеңә бармак аша караудан килеп чыга. Бүген бик сирәкләр генә авырга узганчы ук табиб белән киңәшләшергә һәм тулы медицина тикшеренүе үтәргә дәваханәгә килә.
Хатын-кыз исәпкә басу белән аның сәламәтлеген тикшерү башлана. Башта йөкле хатын-кыз тулы медицина тикшеренүе үтәргә һәм гомум анализлар тапшырырга җибәрелә. Йөклелеккә 12 атна булганда аларга Нефтекама шәһәрендә урнашкан республика перинаталь үзәгендә югары сыйфатлы УЗИ үтү өчен юллама бирелә. Нәкъ шул чорда яралгыда хромосом тайпылышлар (мисалга, Даун синдромы һәм шуңа охшаш башка төр авырулар) барлыгы-юклыгы ачыклана. Йөклелек 18-21 һәм 32-33 атнага җиткәндә район дәваханәсенең үзендә янә бер тапкыр УЗИ үтелә. Берничә ел элек дәваханәгә КТГ( кардиотохография) аппараты алынды. Аның ярдәмендә ана карынындагы баланың йөрәк тибеше тикшерелә. Гомумән, йөкле хатын-кызны без бер генә минутка да игътибардан читтә калдырмаска тырышабыз. Моның өчен һәр атнада консилиумга җыелабыз. Анда акушер-гинекологлардан тыш, терапевтларны һәм педиатрларны да чакырабыз. Консилиум барышында атна дәвамында кемнәр исәпкә басканлыгын, аларда нинди авырулар барлыгын ачыклыйбыз. Кирәк булган очракта, йөкле хатын-кызларны тар белгечләргә, шулай ук Уфада һәм башка шәһәрләрдә урнашкан перинаталь үзәкләргә юллыйбыз. Шунысы куанычлы: йөкле хатын-кызларның күпчелеге табиб әйткәннәрне төгәл үтәргә тырыша. Ләкин кайчагында бала туар алдыннан гына хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басучылар да очрап куя.
Беренче баланы 20-25 яшь аралыгында табарга кирәк, дип уйлыйм. Шуннан да соңга калырга ярамый. Дөрес, соңгы вакытта йөкле хатын-кызлар арасында өлкән яшьтәгеләр дә очраштыра. Мисалга, ике ел элек 46 яшьлек ханым бездә дүртенче баласын тудырды. Быел исә беренче баласын табарга җыенучы 42 яшьлек бер ханым исәпкә басты.
Авырлы хатын-кызларга мин күбрәк саф һавада йөрергә, сыйфатлы итеп тукланырга, гәүдә авырлыгын, гемоглобинны контрольдә тотарга, гимнастика ясарга, юк-барга борчылмаска һәм иң мөһиме — йөклелекне табиб күзәтүе астында үткәрергә киңәш итәр идем. Соңгысына аеруча басым ясавым юктан гына түгел. Бүген йөкле хатыннарның 10-15 проценты гына сау-сәламәт. Билгеле булуынча, сәламәт бала тик сәламәт анадан гына туа. Шуңа да организмда булган тайпылышларны вакытында ачыклау һәм дәвалау мөһим. Моңа ирешү өчен йөклелек кимендә унике атналык булганчы хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басарга кирәк.