+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 февраль 2015, 20:51

Төчкергән саен табиб чакыртасыз, имеш...

Медицина хезмәткәрләренең дорфалыгына кайчан чик куелыр?Без — кешеләр. Шуңа шатлык кичергәндә — сөенә, кайгыда — көенә, гашыйк булсак — ярата, якыннарыбызны кызгана, тагын әллә ниләр беләбез. “Кешелекле” сүзе дә бездән тамыр алган.

“КЕШЕ” булу — бигрәк тә кешеләр арасында “кайнап яшәүче” һөнәр ияләре өчен барысыннан да өстен төшенчә. Әйтик, дару белән генә түгел, җылы сүз һәм яхшы мөнәсәбәт белән дәвалау­чылар — “олы йөрәкле” булырга бурычлы. Чынлап та, бу өлкәдә эшләүчеләр Гиппократ анты белән яхшы таныш, бик күпләре аннан читкә тайпылмыйча җәмгыятькә хезмәт итә. Алар вакытын да, көчен дә кызганмый, аз гына эш хакына тау-тау эшләр башкара. Әмма араларында “искәрмә” булырдай кешеләр дә бар...
Уфа шәһәре 2нче балалар поли­клиникасының 4нче бүлекчәсе Дуван бульварында урнашкан. Поликлиникада кеше һәрвакыт күп, чөнки районда балалар күп яши. Редакциягә килгән кунагыбыз — шул поликлиника хезмәтләреннән файда­ланучыларның берсе.
— Ике кызым бар, берсе балалар бакчасына йөри, икенчесе 7нче сыйныфта укый, — дип зары белән ур­таклаша Гөлназ С. — Башта өлкәне грипп “эләктерде”. Озак кына температурасын 40тан төшерә алмагач, табиб чакырттык. Үзебезнең педиатр больничныйга киткәнлектән, участок читләр кулына калган. Кичке сигезенче яртыда килде, ризасызлыгы йөзенә чыккан. Ачулы булгач, берни сөйләшми-сорашмый гына кызны карады да, антибиотиклар эчерергә кушып, чыгып китте.
Берничә көн үтүгә югары температура кечесен аяктан екты. Үзебез белгәнчә дәвалау бернинди нәтиҗә бирмәде. Тагын телефон трубкасына үрелергә мәҗбүр булдык. Ишекне ачсак — шул ук хатын. Бу юлы ачуы тагын да яманрак. “Сез нәрсә монда төчкергән саен табиб чакыртасыз?!” — дип ачулана. Баланың амбулатор картасын сузам. “Кирәкми, язарга вакытым юк”, ди. Уколлар кадарга, поликлиникага килеп, баланың кан анализларын тапшырырга кушты. Тик берничә көн температура белән яткан чирле баланы анализлар бирүгә ничек йөртмәк кирәк? Ә чир башкаларга йокса?
Больничныйны озайтырга өч көн саен поликлиникага барырга кирәк. Үзебезнең педиатр булмаганлыктан, кая барып бәрелергә, кайсы ишекне шакырга белми йөрибез. Чирләгән­лектән, чиратсыз үтәргә тырышабыз. Чираттагы халыктан, шәфкать туташыннан сүгелә-сүгелә керә алсаң, Берлинны алгандай сөенәсең. Больничный кәгазен озайтырга барып, гарьләнүемнән елый-елый кайттым.
Шулай да соңгы көннәрдә безгә бәхет елмайды. Әлеге дә баягы, кеше җитмәгәнлектән, кызыбызның хәлен белешергә шушы ук поликлиниканың Достоевский урамындагы филиалыннан педиатр җибәрделәр. Булса да булыр икән табиблар! Бала белән ихлас сөйләшүе, хәл белешүе, бездән соң тагын әллә ничә адрес буенча керәсе булса да, ашыкмыйча, җиренә җит­кереп каравы ихтирам да, соклану да уятты. Шунысы гына кызганыч, фами­лиясе истә калмаган. Зур рәхмә­тебезне исемен әйтеп белдерер идек!
...Без Гөлназ өчен көендек тә, сө­ендек тә. Балалары башкача чир­ләмәсен инде! Һәм тормыш юлларында һәрчак изге күңелле, кешелекле табиблар гына очрасын!

Башкортстанның сәламәтлек саклау учреждениеләре кискен респиратор вирус инфекцияләре һәм грипп авыруларына каршы торырга әзер, дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта республикада 808 ясалма сулыш алу аппараты һәм 770 пульсоксиметр бар. Эпидемия чорында авыруларны кабул итү өчен 5076 койка-урын әзерләү планлаштырыла. Бу таләп ителгәннең 100 процентын тәшкил итә. Вируска каршы препаратлар, медицина хезмәткәрләре өчен битлекләр, дезинфекцияләү чараларының запасы булдырылган.
Узган атнада төбәктә инфекция белән авыручыларның 23 мең очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 10 мең кешегә 58 очрак тәшкил итте. Грипп һәм ОРВИ авырулары дәрәҗәсе эпидемия дәрәҗәсеннән 3,2 процентка күбрәк.
Читайте нас: