+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 апрель 2015, 22:25

Шәфкатьлелек, тотрыклылык утравы

Красноусол үзәк дәваханәсенең даны республикада гына түгел, илнең башка төбәкләрендә дә киң билгеле. Уңышка бик күп авырлыклар аша зур тырышлык белән ирешкән алар. Тарихтан шул билгеле, 1917 елга кадәр Красноусол авылында амбулатория гына эшләп килә. Аннары 10 урынлык дәвахәнә тө­зелә, ул, нигездә, шушындагы пыяла заводын хезмәтлән­дерә. 1932 елда гына биредә район дәваханәсе ачыла, ярты гасырдан соң ул 5 катлы бинага күчә. Бүген аны да, поселокны да танырлык түгел — тотрыклы үсешкән, төзеклән­дерелгән, 4500 йортлы торак пункт. Гомумән, Гафури райо­нының халкы да арта, бүген биредә 32 мең кеше яши. Аларның сәламәтлеге сагында район дәваханәсендә генә түгел, ике авыл табиб амбулаториясе, өч авыл участок дәваханәсе һәм 43 фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче күпсанлы медицина хезмәткәр­ләре тора.

Читайте нас: