— Бездә дүрт кенә бала тулы ятим. Калганнарының я әтисе, я әнисе исән, алар — социаль ятимнәр, — ди Күгәрчен районының Йомагуҗа балалар йорты медицина хезмәткәре Рәхимә Хисмәтуллина. – Авыр тормыш шартларыннан килгән балаларның берсен дә тулысынча сәламәт дип әйтеп булмый. Күбесендә неврологик авырулар, психикада тайпылыш булганнары да бар. Күз авырулары бик күп.
Чынлап та, сәламәт булмаган тормыш рәвеше алып барган ата-ана янында сәламәт бала үсәргә мөмкинме? Шикле. Рухы гарипләнгән кешенең тәне дә таза була алмый. Ә биредәге балалар йорты хезмәткәрләре иң башта аларның рухын сәламәтләндерү өчен бөтен көчен сала. Йөрәк җылысы, наз, яхшы тәрбия бирергә тырыша. Уңайлы яшәү шартлары, яхшы туклану булдырылган. Шулай да кайбер балаларда инде яхшы тәрбия белән генә төзәтеп булмаслык авырулар да бар. Мәсәлән, 6нчы сыйныфта укучы Русланның бер күзе юк... Җиде яшендә операция ясаганнар. Диагнозы – ретинобластома. Ягъни, онкология... Ул инде ике-өч тапкыр химиотерапия, нурланыш терапиясе алган. Русланның икенче күзендә дә күрү сәләте начарлана башлаган, аның сукыр калу куркынычы бар.
— Русланга югары технологияле медицина ярдәме кирәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы аша квота рәсмиләштердек, Мәскәүгә барачакбыз, — ди Рәхимә Абдрахман кызы. – “Изгелек” фонды ярдәм итәргә дә вәгъдә бирде.
Шулай, балалар йортының медицина хезмәткәре юлдан кайтып та керми диярлек. Биредә һәр балада ниндидер хроник авыру бар. Шуңа район поликлиникасына, хастаханәгә еш йөриләр. Әле бер белешмә юлларга кирәк, әле икенчесен... Ярый ла балалар йортының “ГАЗель” һәм җиңел машиналары бар.
— Әти-әниләре балалары янына киләме?
— Килгәннәре бар. Кайберләре, үзләреннән җаваплылык төшеп, балаларының сәламәтлеге белән дәүләт оешмасы шөгыльләнгәнгә шатланган да кебек, кайберләре бөтенләй кызыксынмый... Әйткәндәй, алар бит ата-ана хокукларыннан юкка мәхрүм ителмәгән. Балалар арасында бик яхшы укучылар да бар. Мәсәлән, шул ук Русланның бер апасы — отличница, икенчесенең дә матур уңышлары җитәрлек...
— Балалар сәламәт булсын өчен нинди шартлар кирәк?
— Балага гомер биргән кешеләрнең җаваплылыгы, игътибары кирәк. Сабыйга тугач та яхшы тәрбия таләп ителә. Ә бу балалар нәни чакларыннан ук нәрсә генә күрмәгән! Бигрәк тә әни кешеләрнең үз бурычларына җавапсыз каравы җанны әрнетә. Кайбер әниләр: “Мине ирем ташлады, шул кайгыны күтәрә алмыйча эчүгә бирелдем”, ди. Бу аклану түгел. Бала тапкансың икән, бернинди сәбәп тә сине аңа игътибарсыз, начар мөнәсәбәттә булырга этәрергә тиеш түгел.
Әйе, ана назы, яратуы авыруларны җиңә, могҗизалар тудыра ала. Дөньяга туган һәр сабый җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт тоеп, яхшы тәрбия күреп үссен иде.