+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 июль 2015, 00:37

Стәрлебаш үстергән баш табиб

Районның Мортаза авылында туып-үскән Илдар Атангулов ике дистә ел Миякәнең үзәк дәваханәсен җитәкли.Кешенең хезмәт стажы, гадәттә, 40 ел чамасы була. Димәк, Илдар Галимҗан улы хезмәт юлының яртысын җитәкче вазыйфада үтә. Табиблык эшчәнлеген 1978 елда Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе медсанчастендә хирург-интерн булып башлаган Атангулов җитәкче йөгенә төгәл биш елдан җигелә. Благовар районы үзәк дәваханәсендә хирург булып эшләгәндә үк ул үзенең актив тормыш позициясе, оештыру сәләте белән аерылып тора

— Безнең турыда, ул коткарды, ул терелтте, дип сирәк сөйлиләр, күбрәк кеше гомерен саклап калалмаган чакны истә тоталар. Бәлки шуңа да, үзе­безнең хәтердә дә уңышсыз операцияләр генә торып кала, шулар өчен йөрәк әрни, —- ди Илдар Галимҗан улы, үзенең шактый бай хирург стажын күз алдыннан үткәреп.
Бу — үз эшенә, табиблык бу­­рычына, тәнкыйть күзлеге аша караган һөнәр иясенең шәхси фикере. Миңа калса, үзен үлем тырнагыннан тартып алган табибны беркем дә онытмый, аны гомер буе рәхмәт белән искә ала. Эш дәверендә Атангулов, хирург буларак, меңнәрчә операция ясый. Шулар арасында ул үзе әле булса оныта алмаган уңышсызлары бармак белән генә санарлык. Димәк, меңнәрчә кешенең ихлас рәхмәтен ишет­кән, аларның тирән ихтирамын тоеп яшәгән бәхетле табиб ул Илдар Атангулов.
Урта мәктәпне тәмамлау белән аның алдында укырга кая бару мәсьәләсе тормый. Башкортстан дәүләт медицина институтына укырга кергәч, ир-егетләр өчен иң абруйлы саналган хирург һөнәрен сайлый.
Иң четереклеләрнең берсе булган сәламәтлек саклау өл­кәсендә, билгеле, сәләтле табиблар белән бергә талантлы оештыручылар, искиткеч авыр да, җаваплы да җитәкче йөген тарта алырдай көчле шәхесләр кирәк. Башкортстан Республика­сының атказанган табибы исемен лаеклы йөртүче Илдар Атангулов — шундый­ларның берсе. Район дәваханәсен җитәкләгәндә республика Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты эшенә алынучылар бик сирәк. Ә Илдар Галимҗан улы иң актив депутатларның берсе булды, үзе йөзеп эшләгән тармакны үстерүгә юнәлтелгән бик күп яңа законнарны әзерләүдә катнашты, дистәләгән эшлекле тәкъдимнәр кертте. Шул ук вакытта, район дәваханәсенең, авыллардагы медицина пунктларының матди хәлен яхшырту өчен күп көч салды. Республика хөкүмәтенең сәламәтлек саклау мәсьәләлә­ренә багышланган күчмә утырышын кабул итү өчен дә бик күп эшләнде Миякәдә — өр-яңа хирургия корпусы үсеп чыкты, миллионнарча сумлык заманча җиһазлар кайтарылды, гомумән, үзәк дәваханә дә, фельдшерлык пунктлары да танымаслык булып үзгәрде, төзекләндерелде.
1 августта хөрмәтле Илдар Галимҗан улы күркәм юбилеен — 60 яшен билгели. Шик юк, аны бу уңайдан котларга, меңнәрчә кешегә сәламәтлек өләшкән кешенең үзенә сәла­мәтлек теләргә килүчеләр бихисап булыр. Республиканың иң абруйлы баш табибларының берсен үстергән Стәрлебаш районы вәкилләренә урын, әлбәттә, түрдән бирелер.
Читайте нас: