+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 октябрь 2015, 21:54

“Бездә кадрларга кытлык юк!”

“Земский доктор” федераль программасы уңышлы гамәлгә ашырылучы Салават районы үзәк дәваханәсендә шулай диләр.Мәгълүм булуынча, соңгы елларда авыл җирендә күп кенә тармакларда кадрлар мәсьәләсе көнүзәккә әйләнде. Комбайн штурвалы артына утырырга – механизаторлар, мәктәптә укытучылар җитми. Дәваханәләрдә белгечләр җитмәү дә баш бәласенә әверелгән иде. “Земский доктор” программасы хәлне уңай якка үзгәртте. Хәзер яшь табибларга авыл җиренә кайту өчен бөтен шартлар да бар. Нәтиҗәдә, сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләсе яхшы якка үзгәрә башлады. Әлбәттә, программаның уңышлы гамәлгә ашуы дәваханә җитәкчелегенең тырышлыгына да нык бәйле. Салават районында моны без үз күзләребез белән күреп кайттык.

Безне Салават районы үзәк дәваханәсе баш табибының оештыру-методик эшләр буенча урынбасары Айсылу
Изместьева каршы алды.
— Бүген дәваханәдә 85 табиб хезмәт сала, — диде Айсылу Изместьева. — Узган ел күрсәткече белән чагыштырганда, кадрлар белән тәэмин ителеш 10 процентка артты. Дәваханә кадрлар белән тулысынча тәэмин ителде. Алай гына да түгел, травматологлар, урологлар, дерматове­нерологлар хәтта икешәр. “Земский доктор” программасы буенча яшь белгечләргә берәр миллион сум акча бирәләр. Бу ярдәм белгечләргә йорт төзергә, фатир алырга мөмкинлек бирә. “Земский доктор” программасында безнең дәваханәдән 47 кеше катнашты. Әлегә шуларның алтысы гына матди ярдәм алмады, калганнары максатына иреште. Гомумән, программа яшь табибларга аякка басарга ярдәм итә. Дәүләттән — бер миллион сум, Президенттан — 100, баш табибтан 50 мең сум түләнә. Мондый шартлар белгечләрне җәлеп итә. Әйтик, уролог Рим Харрасов хатыны Гүзәлия белән безгә күченеп килделәр, Гүзәлия Урал кызы — педиатр. Нәтиҗәдә, гаилә төрле чыганаклар аша 2 миллион 300 мең сум матди ярдәм алды. Без дә белгечле булдык. Ике як та отты. Мондый хөрмәт һәм игътибар булгач, эшлә генә! Яшь белгечләргә тормыш башлау, тернәкләнү өчен шундый шартлар тудырылуына шатмын. Белгечләр биш ел эшләгәч, башка төбәккә күченеп китү хокукына ия. Вакытлыча фатирда яшәсәләр, фатир хакын дәваханә түли. Алар монда тәҗрибә туплый. Яшьләр тәҗрибәле хирурглар белән бергә операцияләрдә катнаша. Эшкә өйрәнсеннәр өчен даими рәвештә дежур торалар. Акушер-гинеколог Гүзәл Заһитова эшкә килде. Тәҗрибәсе булмагач, шәһәр дәваханәләрендә ул кәгазь тутырудан ары китә алмас иде. Бездә ул табибларны да алыштырачак, операцияләрдә дә ярдәм итәчәк. Гомумән, бездә озак еллар эшләүче табиблар яшьләр белән тәҗрибә уртаклаша, киңәшләр бирә. Бердәм, тату коллективта шулай булырга тиештер дә.
Сүзне баш табибның дәвалау эшләре буенча урынбасары Нургали Бикбулатов дәвам итте.
— Дәваханә заман белән бергә атлый. Халыкны савыктыруда за­манның алдынгы техно­логияләрен даими файдаланабыз, — диде Нургали Әганур улы. — Быел нейрохирургия, урология җиһазлары сатып алынды. Простатит бизенә пункция ясау өчен аппарат яңа мөмкинлекләр ача. Мондый пункцияне, Башкортстанда ике урында гына ясыйлар — безнең дәваханәдә һәм онкология диспансерында. Әйткәндәй, биредә лапороскопия, эндоскопия, гинекологиягә бәйле булган һәм үт куыгына операцияләр ясыйбыз. Безгә авыруларны башка районнардан да алып киләләр. Югары технологияләрне үзләштергән, тәҗрибәле, мәрхәмәтле йөрәкле табиблар һәркемне якты йөз белән каршы алып, кулыннан килгәнчә ярдәм кулы суза.
Бүген дәваханәдә өч лапороскопия җиһазы бар. Аңлашыла, мондый җиһаз белән белемеңне камил­ләштерсәң генә эшләргә өйрәнергә мөмкин. Безнең табиблар Казан, Мәскәү, Чиләбе, Екатеринбург шәһәрләрендә белемен камилләштерә. Златоуст шәһәренә кадәр Чиләбе өлкәсеннән дә авыруларны кабул итәбез. Чиләбе өлкәсенең медицина страховкалау фонды вәкилләре килеп, пациентлар арасында сорау алу үткәреп, нәтиҗәләрдән, дәваханәдә тудырылган шартлардан канәгать калды. Бездәге табиблар сөт бизе, юан эчәк яман шеше белән соңгы дәрәҗәдә мөрәҗәгать итүчеләрне дә дәвалый. Шул ук вакытта, күп кенә дәваханәләрдә мондый хәлгә төшкән авырулардан баш тарталар.
Сер түгел, бүген күп кенә предприятиеләрдә, оешмаларда профсоюзлар эшчәнлеге сүрелде, ә менә безнең үзәк дәваханәдә профсоюз гөрләп эшли. Оешма дәваханә җитәкчелеге белән берлектә авыр тормыш хәлендә калучыларга беренчеләрдән булып ярдәм кулы суза. Күңелле вакыйгалар, юбилейлар да онытылмый. Яшьләргә — игътибар, өлкәннәргә ихтирам булган коллектив уртак максатка ирешү өчен тырышып эшли.
Салават районы үзәк дәваханәсенә киләчәктә дә халык ышанычын аклап, эшчәнлеген шушы рухта дәвам итүен телисе генә кала.
Читайте нас: