Вера Петровна соңрак дәваханәдән савыгып чыккан кебек иде. Гөлдәр белән безне тулай торактан эзләп табып, рәхмәт йөзеннән берәр тартма кәнфит бүләк иткәнен хәтерлим. Баксаң, бөтен факультеттан без икәү генә кан биргән булып чыктык...
Кызганычка каршы, бер елдан соң мәкерле чир укытучыбызны арабыздан барыбер тартып алды. Утыз яшемдә исә миңа бу дәваханә белән якыннан танышырга туры килде. Анда бер-бер артлы әтиебез, олы тутакаебыз, икетуган апаларым, ахирәтләр, кодагый ятып чыкты. Аның коридорларында бик озак чиратта утырырга, тәүдә — тизрәк дәваханәгә салып дәвалый башласыннар, аннары операцияне тизрәк ясасыннар, дип, бик күп табибларга ялынырга туры килде. Аңлашыладыр, бу сүз эченә барысы да кергән.
Икетуган апам 41 яшендә шушы чирдән дөнья куйды. Аңа кадәр авыр операция кичерде, күпсанлы химия, нурланыш алды. Соңрак килгән, диделәр. Кодагыебыз 45 яшен-дә гүр иясе булды. Ахирәтем җиде-сигез ел көрәшкәннән соң, җиңелеп, күзләрен мәңгегә йомды. Чир берсен дә аямады.
Сентябрь башында яман шеш авылда яшәүче тагын бер туганыбыз Илгизне аяктан екты. Ул җир җимертеп эшләп йөргән җиреннән кинәт үзен начар хис итә башлаган. Башта үзенчә дәваланган, ләкин хәле көннән-көн мөшкелләнгән. Киленебез район дәваханәсенә барырга көчкә күндергән, авыл мужигын тәненә ияләшкән күфәйкәсен салдырып, табиб кабинеты ишеге төбенә китереп утыртырга тиз генә ризалатам димә инде син!
Ниһаять, Илгиз табиблар кулына эләгә, анализлар алына. Нәтиҗә — 3нче яисә 4нче стадия яман шеш. Уфадагы онкология диспансерына бер атнадан соң гына килергә чиратка язалар. Югыйсә, яшь организмда күзәнәкләр тиз яңара, рак күзәнәкләре анда геометрик прогрессиядә үсә. Бу хакта инде барыбыз да беләбез.
28 августта килделәр, диагноз расланды. Бу җомга иде, дүшәмбегә җыенып килергә куштылар, янәсе, салачаклар. Ләкин салмадылар, 14 сентябрьгә язып куйдылар. Энебез авыртынуларын сиздермәскә тырышса да, күренеп тора, хәле начар. Тагын ярты ай ничек түздереп өйдә яткырырга? Бүлекнең баш табибы вазыйфасын башкарган кеше белән сөйләшәбез. Бер атнадан килеп карасын, бәлки, берәр урын бушар, ди. Район белән башкала арасы 200 чакрымга якын. Безнең юлларда машинада килүләре чирле кешегә үлем белән бер. Тешләрен кысып, артта ятып кына бара.
Бер атнадан, дигәч, өметләнеп, тагын килде. Урын гына юк. Ары сугылабыз, бире сугылабыз. Табиблар чират язылган кәгазен генә селки. Баксаң, чиратны берәр ай көтәргә икән, Илгизнең хәле мөшкеллеген күреп кенә алдарак язганнар. Әйе, бер ай эчендә чир азарга мөмкин, дип килешә табиблар, ләкин берни эшләр хәл юк, урыннар санаулы. Кыскасы, энебезне 14 сентябрьдә генә дәваханәгә сала алдык. Бер атна нурланыш алганнан соң гына операция ясадылар. Шунда чирнең бавырга таралганы билгеле булды. Ә район үзәгендә үткәргән УЗИ бу органның чиста булуын күрсәткән иде. Бер ай эчендә яшь организмдагы яман күзәнәкләр котырынып үскән. Геометрик прогрессия... Бераздан, химия алырга килергә чакырып, кайтарып җибәрделәр.
Мин боларны ни өчен язам? Вера Петровна бу дәваханәдә 30 еллап элек яткан иде, апалар дәваланып ятканга да 10-15 ел үтеп китте, энебезнең чире билгеле булганга бер-ике ай. Ракның яңадан-яңа төрләре билгеле була, аны дәвалау ысуллары да үзгәрә, технологияләр дә яңара. Ләкин... диспансерда 30 ел элек ничә урын булган, бүген дә шулкадәр. Ә бу чирнең елдан-ел котырып үсүен табиблар көне-төне кабатлап тора. Элек ул картлар чире исәпләнсә, хәзер яшьләргә ябыша башлады. 30 ел элек вакыт белән чагыштырганда, рак белән авыручылар саны ике тапкыр, ә, бәлки, өч тапкыр арткандыр инде.
Саннарга игътибар итик: былтыр республикада 13 мең кешедә яман шеш авыруы ачыкланган. Бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 1352 очракка артыграк. Республиканың 100 мең кешесенә 320 рак чирле туры килә. 2011 елда бу сан 250 булган. Үзегез уйлап карагыз.
Әле диспансерда 78 мең кеше исәптә тора. Соңгы вакытта ел саен 6 мең кеше шушы чирдән вафат була. Ун ел элек 4 мең булган. Диспансер берьюлы 600 кешене дәвалый ала. Рак — шундый чир, ул бүген юк кебек, ә иртәгә яңадан әйләнеп килүе мөмкин. Бу чирлеләр дәваханә белән гомеренең соңгы көннәренә кадәр бәйләнгән. Ләкин 78 мең кеше өчен 600 урынлык дәвалау учреждениесе...
Башкортстанда кешеләрне үлемгә китерүче чирләр исемлегендә рак икенче урында тора. Югыйсә, соңгы елларда үлемнәрне киметү максатында республикада заманча диагностик җиһазлар файдаланыла, алар чирне тәүге стадияләрендә үк ачыкларга ярдәм итә. Әле яңарак кыска гына вакыт эчендә ультразаманча дәвалау корпусы төзеп куйдылар. Ул — Русиядә ракны диагностикалау һәм дәвалау буенча иң яхшы үзәкләрнең берсе. Монысы бик әйбәт. Башкала халкы анда килеп-китеп тә дәвалана ала. Әмма ерак авыллардан килүчеләр мотлак дәваханәгә салынырга тиеш. Һәм... янә урыннар юклыгына килеп төртеләбез. Ә бит “каравыл” кычкырырга, республикадагы бөтен төзелешләрне туктатып, кичекмәстән онкология диспансерында яңа дәвалау корпуслары төзи башларга тиешбез кебек. Ләкин бу проблема ярылып ятса да, әлегә аның турында сүз дә кузгатучы юк, ахры...