+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 декабрь 2015, 21:14

Шәхси клиникасын да ачар әле!

Борай төбәгендә булган чакта үзәк район дәваханәсендә теш табибы булып эшләүче Гүзәл Кәримова исеменә мактау һәм рәхмәт сүзләрен еш ишетергә тулы килә. “Куллары алтын, эшне зур осталык белән, күңел җылысын салып, төгәл, җиренә җиткереп башкара”, — диләр аның хакында. Баксаң, электрон чират буенча теш табибына иң күп язылучылар да нәкъ Гүзәл Фәрит кызына икән. Моның сере нидә? Чираттагы тапкыр Борай районында булганда оста теш табибы белән шәхсән барып таныштым.

Гүзәл Кәримова Борай районының Йомакай авылында дөньяга килгән. 2004 елда 1нче Борай урта мәктәбен тәмамлап, арытаба укуын Уфа медицина колледжында теш табибы белгечлеге буенча дәвам итә. Борай үзәк район дәваханәсендә исә ул ныклап торып 2011 ел башыннан эш башлый. Моңа кадәр исә укуын уңышлы тәмамлап теш табибы дипломын кулга төшерергә дә, берникадәр тәҗрибә тупларга да, кияүгә чыгып, туп кебек Денис исемле улларын дөньяга китерергә дә өлгерә. Ә инде соңгы биш ел эчендә боларга өстәп ул үзен Борай төбәгендә иң оста теш табибларының берсе буларак та таныт­кан.

— Дәваханәдә ике теш табибы, бер табиб-стоматолог, ике шәфкать туташы хезмәт салабыз. Коллектив бик тату. Эш ике сменада, алдан язылу буенча алып барыла, — диде ул эш рәвеше, үзенчәлекләре хакында кызыксынгач тыйнак кына. Кыска гына вакыт эчендә үзенең оста теш табибы дәрәҗәсенә күтәрелүен, шул рәвешле халык арасында зур хөрмәт һәм абруй яулавын да Гүзәл Фәрит кызы, тәү чиратта, дәваханәдә тудырылган уңай мохит, тиешле эш шартлары һәм коллектив хезмәт белән бәйләде.

—Стоматология кабинетында сыйфатлы дәвалау мөмкинлеге бирүче заманча корылмалар урнаштырылган. Югары нәтиҗәлелеккә ирешү өчен аларда иренми, тырышып, бар осталыгыңны салып эшләргә генә кирәк. Коллегаларым — табиблар Олег Арманов, Алсу Шәмсетдинова, шәфкать туташлары Аделина Арманова, Халидә Вәлиева белән без нәкъ шулай эшлибез дә. Әйткәндәй, барыбыз да — яшьләр, утыз яшь чигендәгеләр, — диде бу җәһәттән Гүзәл Кәримова.

Хушлашыр алдыннан оста теш табибы киләчәк хыял-максатлары белән дә уртаклашты. Инде бүгеннән район халкының зур ышанычын яулаган табибә якын чорда үзенең шәхси стоматология клиникасын ачу уе белән яна икән. Һичшиксез, бу максатын да тормышка ашырыр ул! Ә инде аның клиникасына, ягъни нәкъ әлеге теш табибында дәваланырга клиентларның өзелеп тормаячагы инде бүгеннән көн кебек ачык!
Читайте нас: