— Узган елның җәендә Федераль закондагы һәм хәзер республика законындагы үзгәрешләр донорлык өлкәсендәге мәсьәләне цивилизацияле рәвештә хәл итүгә чираттагы адым булып тора. Федераль законга ярашлы, исән чагында язма рәвештә органнарын күчереп утыртуга каршы булуын белдермәгән һәркем потенциаль донор буларак карала ала. Әлбәттә, җәмгыятьтә әлеге норма бертөрле генә кабул ителми. Моның төп сәбәбе — донорлыкка бәйле хәл турында мәгълүмат җитмәүдә һәм әлеге мәсьәләнең никадәр кискен торуын аңлап бетермәүдә.
Ә Русия өчен трансплантацияләү проблемасы, чыннан да, бик актуаль булып кала. Органнарны трансплантацияләүгә чират артканнан-арта, мохтаҗ кешеләр аны еллар буе көтә. Элек моңа бәйле югары технологик ярдәм төбәктә яшәүчеләргә квоталар буенча федераль үзәкләрдә генә күрсәтелә иде. Хәзер исә республикада да органнарны трансплантацияләү мөмкинлеге туды. Әмма әлеге эшчәнлекне нәтиҗәле җайга салу өчен югары квалификацияле табиблар һәм заманча медицина корылмалары булу гына җитми, җәмгыятьнең моның мөһимлеген аңлап кабул итүе дә таләп ителә. Бу җәһәттән кемнеңдер гомерен саклап калу өчен мәрхүм булган кешедән аның органын күчереп утырту изге эш булуын тора-бара бөтен җәмгыять белән аңларбыз дип уйлыйм. Үз чиратында, депутатлар бу өлкәдәге законнарны камилләштереп, киңкүләм мәгълүмат чаралары халык арасында төпле, эзлекле аңлату эшләре алып барып, моның өчен ныклы җирлек әзерләргә тиешләр.