+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 гыйнвар 2016, 02:00

Сак булыгыз, грипп килә!

Агымдагы елда ул “дуңгыз кизүе” белән дә яный.Быел Русия территориясендә грипп эпидемиясе гыйнвар азагы-февраль айларына туры киләчәк, дип фаразлана. Хәер, моңа бәйле хәлнең илдә көннән-көн катлаулана баруы үзе үк шуны күрсәтеп тора. Мәсәлән, 25 гыйнварга бары тик Мәскәү шәһәрендә генә дә грипп белән авыруның 675 очрагы теркәл­гән. Санкт-Петербургта, илнең башка төбәкләрендә хәл тагын да катлаулырак һәм алдагы көннәрдә ул кискенләшәчәк, дип көтелә.

Быелгы грипп эпидемиясе чоры шуның белән дә хәвефле – илдә чын-чыннан “дуңгыз кизүе” котырына. 25 гыйнварга Русиядә берничә дистә кеше аның корбаны булырга өлгергән. Шул исәптән, Мәскәүдә – ике, Санкт-Петербургта – грипптан һәм “дуңгыз кизүе”ннән – утыз, Адыгея Республикасында – өч, Вологда өлкәсендә – бер, Свердловск өлкәсендә – ике, Калуга өлкәсендә бер кеше А (H1N1) вирусыннан җан тәслим кылган. Якутиядә соңгы бер атнада гына да грипп белән – 9 мең, Вологда өлкәсендә 10,5 мең кеше авырып, әлеге төбәкләрдә карантин режимы кертелгән. Калининград өлкәсендә, Адыгея Республикасында да грипп эпидемиясе игълан ителгән.

Русия кулланучылар җәмгыятенең Башкортстан буенча оешмасыннан хәбәр итүләренчә, әлегә респуб­ликада грипп һәм вируслы авыруларга бәйле хәл чагыштырмача тотрыклы кала һәм эпидемия чигеннән 22 процентка түбән булып тора. Шул ук вакытта, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан белдерүләренчә, Башкортстанда да “дуңгыз кизүе” белән авыруның тәүге җиде очрагы ачыкланган. Алар барысы да стационар дәвалану курслары үтә. Авыруларның сәламәтлек торышы уртача авырлыкта дип бәһаләнә.

Грипп кизүенең якын­лашуына бәйле, Башкорт­станның Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында эпидемия чорында күрелүче чараларны көйләү буенча оператив штаб булдырылган. ОРВИ һәм грипп белән авыручыларны медицина уч­реждениеләренә салып дәвалау оештырылган. Алар җитәрлек күләмдә тиешле дарулар, профилактик, саклану, дезинфекцияләү чаралары белән тәэмин ителгән.

Сәламәтлек саклау учреж­дениеләрендә эпидемиягә каршы чаралар һәм авырлы хатын-кызлар белән эш тә бермә-бер көчәйтелгән. Шул ук вакытта, табиблар билгеләвенчә, әлегә республикада һәм Уфада грипп буенча эпидемия игълан итәргә, мәктәпләрне карантинга ябарга бернинди сәбәп тә юк.

Табиблар вирус белән авырмас өчен һәркемгә саклану чараларын күрү зарурлыгы турында да кисәтә. Моның өчен алар кешеләр күпләп тупланган урыннарда булмаска, кулларны әледән-әле сабынлап юып торырга, медицина битлеге кияргә, йорт-фатирларны даими җиллә­тергә киңәш итә. Ә инде шулай да чирләгәнсез икән, тиз арада табиб чакыртырга, яки тиешле медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

А төркеменә караучы грипп, нигездә, югары тән температурасы, ютәл, томау, тамак һәм баш авырту, сулыш ешаю, буыннар сызлау һәм конъюнктивит белән билгеләнә. “Дуң­гыз кизүе” исә, боларга өстәп, төрле катлаулыклар, атап әйткәндә, вируслы пневмония белән дә куркыныч. Вирус тәндә шулкадәр тиз тарала ки, 24 сәгать эчендә авыру пациентның сулыш алуы авырлаша һәм ашыгыч рәвештә медицина ярдәме таләп ителә. Шуңа да табиблар авыру бил-геләре ачыклангач та, үз бел­дегең белән дәвалан­мыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Шул ук вакытта “дуңгыз кизүе”нә “үлемгә хөкем карары” дип тә карарга ярамый. Статистика күрсәтүенчә, авырган 10 мең кешедән якынча җиде­се генә җан тәслим кыла. Аларны, нигездә, иммунитеты какшаган, “хәвеф төркеме”нә караучы кешеләр һәм табибларга соңлап мөрәҗәгать итүчеләр тәшкил итә. Асылда исә “дуң­гыз кизүе” һәм аны дәвалау алымнары гадәти грипп очрагыннан әллә ни аерылмый, ди табиблар. Иң мөһиме – авырган очракта да каушап калмаска, башны түбән имәскә, ә вакытында табибка мөрәҗә­гать итәргә һәм дөрес дәва­ла­нырга кирәк. Барыбыз да сәламәт булыйк!

ШУЛ УК ВАКЫТТА...
Мәкалә басылуга әзерләнгән вакытта башкаладагы Үзәк базардан алып Матбугат йортына кадәр Октябрьнең 50 еллыгы, Революцион, Пархоменко урамнарында урнашкан дистәгә якын даруханәгә гриппны профилактикалау чарасы булган оксолин мазе юллап мөрәҗәгать иттек. Кызганычка каршы, грипп кизүе якынлашкан чорда даруханәләрнең берсендә дә әлеге препарат булмады. Бу уңайдан республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы нинди аңлатма бирер икән?
Читайте нас: