+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 февраль 2016, 02:00

Грипп эпидемиясе кызганнан-кыза

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 3 февральгә республикада А (Н1N1) 2009 гриппын, халык телендә “дуңгыз кизүе”н йоктыручылар саны 85 кешегә җиткән. Аларның 34е — балалар. Авыручыларның барысы да стационар рәвештә дәвалау үтә һәм белгечләр күзәтүе астына алынган.

Бер үк вакытта сезонлы гриппка бәйле хәл дә көннән-көн кискенләшә бара. Шуны күз уңында тотып, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эпидемиягә каршы махсус чаралар кабул ителде. Атап әйткәндә, беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче учреждениеләрдә 3 февральдән эш графигы озайтылды. Атап әйткәндә, хәзер республика халкына кичектергесез медицина ярдәме эш һәм бәйрәм көннәрендә дә 8 сәгатьтән алып 21 сәгатькә кадәр күрсәтелә. Табибны өйгә 20 сәгатькә кадәр чакыртырга мөмкин. Шимбәдә медицина учреждениеләре авыруларны 9-20 сәгатьләрдә кабул итә, табибның йортка баруы 19 сәгатькә кадәр карал­ган.

Сәламәтлек саклау министрлыгы, шулай ук, республика­ның барлык медицина учреждениеләре дә инфекцияне кисәтү һәм дәвалау өчен тиешле җиһазлар, дару запасы, саклану чаралары белән тәэмин ителгән, дип ышандыра. Расланган маршрут документына ярашлы, ОРВИ һәм грипп белән авыручыларны салып дәвалау да оештырылган.
Табиблар, үз чиратында, эпидемия чорында кешеләр күпләп тупланган урыннарда булмаска, саклану һәм авыруны кисәтү чараларыннан файдаланырга, битлек кияргә, бүлмәләрне даими җилләтеп торырга чакыра. Ә инде шулай да авыргансыз икән, үз белдегегез белән дәваланмыйча, мотлак табиб чакырту зарур.
Читайте нас: