Алар – “икенче төрле” кешеләр...
Аутизм проблемасы дөнья күләмендә көнүзәк булып кала.Бу малайның уенчык машинасы башкаларныкы кебек төрле борылышлар ясап йөрми, нәрсәдер төяп, бушатмый, ә бары тик алга-артка кузгала гына. Алга, артка, алга, артка... Кечкенә малай сәгатьләр буе шулай утыра. Үзенә дәшкәннәрен “ишетми”, аркасыннан сөяргә теләгән якын кешесенә битараф... Балада – аутизм авыруы.