Рамир Газиз улының медицинага юлы бормалы була. Тәүдә ул Дуван авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Хәрби хезмәткә алынганчы агроном булып эшли. Демобилизация алдыннан егет госпитальгә эләгә.
— Андагы чисталыҡ, хезмәткәрләрнең эшне төгәл һәм вакытында башкаруы хәйран калдырды. Шуны күреп, һөнәремне алыштырырга карар иттем. Әгәр шушы дуамал адымны ясамасам, гомер буе үкенер идем. Ничек кенә булмасын, барыбер авыл халкына хезмәт иттем, – ди ул елмаеп.
Башкортстан дәүләт медицина университетына Рамир Газиз улы аякка баскан егет булып килә. Ул вакытта студентларны тәүге уку айларында колхозга бәрәңге җыярга җибәрү тәҗрибәсе була. Шунда Рамир Луизага күз сала да инде.
Бишенче курста укыганда яшьләр чәчләрен-чәчкә бәйли. Диплом эшләрен инде өчәүләп яклыйлар. Яшь белгечләрне Балакатай районы дәваханәсенә эшкә җибәрәләр. Рамир Газиз улы — баш табиб, Луиза Ногман кызы акушер-гинеколог булып хезмәт юлын башлый. Билгеле табиблар Иван Шкуратов, Раил Әгъзамов, Николай Патраковтан эстафета кабул итеп, беренче көннән эшкә чумалар. Табиблар өчен бирелгән йортның дәваханә урамында урнашуы да күп нәрсә турында сөйли. Көне-төне пациентларны кабул итәргә әзер була алар. Шуңа да бүген кайбер яшь коллегаларының авырып килгән кешегә: “Иртәгә килегез, минем эш көнем тәмам”, — дип кире боруына аптырыйлар.
— Бу дәваханәдә эшләү елларында без ял төшенчәсен оныттык шикелле. Елга буена төшкәндә дә дәваханәдә кайда икәнебезне белеп тордылар, — дип сөйли табиблар.
Галимовлар Балакатай районында 16 ел эшли. Ике балалары да шушында буй җиткерә. Лира белән Айрат әти-әнисенең эшкә чумуын күреп, үзләре шушы мохиттә тәрбияләнгәнгә, табиб һөнәрен сайлаганнардыр, мөгаен. Гаилә Уфа районының Авдон поселогына эшкә күчә. Биредә участок дәваханәсе ачылган көннән алып Галимовлар алыштыргысыз белгечләргә әйләнә.
Ир-егет үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга һәм ул үстерергә тиеш, диләр. Рамир Газиз улы бу бурычларны төгәл үтәгән. Луиза Ногман кызы белән менә дигән өй салып чыкканнар. Бакчаларында нинди генә җиләк-җимеш үстермиләр. Рамир Газиз улы аеруча виноград үрчетү белән мавыга. Көзен авыр-авыр виноград тәлгәшләрен җыю һәм якыннарын, туганнарын, бихисап дусларын шушы җимешләр белән сыйлау — аның өчен аеруча зур шатлык. Үсентеләрен сорап килгән берәүне дә буш кул белән чыгармый. Ә менә улына килгәндә, Айратның, үзе кебек, табиб һөнәрен сайлавы белән аеруча горурлана.
— Медицина өлкәсендә бөтен көчеңне салып эшләргә кирәк. Ярым-ярты гына башкарылган эш — җинаять ул. Авыруны аңламасаң, хата җибәрәчәгең көн кебек ачык, — ди Рамир Газиз улы. — Бу хакта балаларыма да еш кабатлыйм. Алар безнең династияне дәвам итә. Иң мөһиме, икесе дә үз эшенең остасы. Лира Иваново шәһәрендә шәхси клиникада офтальмолог булып эшли. Айрат — медицина фәннәре кандидаты. Аның эшлекле шәхес булуына куанам. Үз эшен дә ачты, эчкечелек, наркомания белән авыручыларны да дәвалый.
Галимовлар – заман белән бергә атлаган өлкән буын табиблары. Алар һаман эзләнә, квалификацияләрен арттыра. Белем эстәүдән туктамыйлар. Кызыксынулары да күп аларның: бакча, сәяхәт. Галимовлар йортларына кунак җыелганны ярата. Балалары, оныклары кунакка кайтса — алар өчен зур бәйрәм.
Урыс классигы Лев Толстой әйтмешли, һәр гаилә үзенчә бәхетле. Галимовлар фикеренчә, аларның гаиләсе бәхетенең нигезе – эш, сайлаган һөнәрләре. Миңа калса, бу ике кешене мәхәббәт берләштерә. Чәчләренә чал төшсә дә, алар яшьлектә кабынган сөю утын сүндермәгән, кар-давылдан, җил-яңгырдан курчалаган. Сирәкләр генә моңа ирешә ала.