+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 июнь 2016, 02:00

Өч елда – ун белгеч

Соңгы өч елда Иске Балтач үзәк район дәваханәсенә ун яшь табиб кайткан. Барысы да югары белемле, зәвыклы, энергияле, эш дәрте ташып торучы яшьләр. Тугызы “Авыл табибы” программасы буенча 1 миллион сум акча алу бәхетенә дә ирешкән.

Мәсәлән, акушер-гинеколог Рита Латыйпова медицина университетын тәмамлап, биш ел Нефтекама шәһәрендә эшләгәннән соң, тормыш иптәшенең туган ягына, Балтачка кайталар. 1 миллион сум бик ярап куйган, яңа матур йортлары төзелеп бетеп килә.

Табиб-эндокринолог Эльвина Хәйдәровага әле 25 кенә яшь. Табиблар династиясен дәвам итүче ул, бәләкәйдән ак халатлы һөнәр иясе булырга хыялланган. Бер миллион сумны өй сатып алуга кулланганнар. Яңа өйгә яшь гаилә шушы көннәрдә бәби дә алып кайтачак.

Яшь булса да, Балтачта күптән яхшы даны таралган офтальмолог Юлиан Шакировка район хакимияте бушлай йорт биргән. Дәүләт биргән 1 миллион сумга машина алган. Чын-чынлап үз һөнәренең остасы ул, кабинетына көн саен озын чират тезелә.

Салават Гыйльметдинов башта медицина колледжын тәмамлап, Көндәшледә фельдшер булып эшли. Хәзер университет тәмамлаган, анестезиолог-реаниматолог. Район хакимияте аңа йорт биргән.
Табиб-терапевтлар Илзидә Әхмәдиева һәм Юлия Ризванова биредә инде өч ел эшлиләр, һөнәрләрен бик яраталар. Дәүләт акчасын яшь табибәләр өй төзүгә кулланган.

Шулай ук өч ел элек эшкә кайткан кардиолог Эмма Рәхимовага халык бик күп йөри икән. Яшь табибәне бик яраталар. Бер миллион сум аңа да бик ярап куйган, яшь гаилә өй төзи, тиздән бәби алып кайтачаклар.
Терапевт Рауия Шәйдулова да үз һөнәрен яратып башкара, авырулар да аны ихтирам итә.

Дәваханәдә бигрәк тә лор-кабинетына кеше күп. Биредә яшь табиб Айдар Хаматов кабул итә. Һәркемгә игътибарлы ул, дөрес киңәшләрен бирә, оста дәвалый. Ул шулай ук бәләкәйдән табиб булырга хыялланган, әнкәсе дә биредә 40 ел акушерка булып эшләгән.

Кайсы гына яшь табибның кабинетына барып кермә, якты караш, дустанә мөнәсәбәт тоясың. Яшьлек дәрте ташып торган, белемле, заманча табиблар елмаеп каршы ала, төпле киңәшләрен бирә, җылы сүзләрен кызганмый. Ирексездән, шундый табиблары булган район халкының сәламәтлеге яхшырырга тиеш, дип уйлап куясың.

– Яшьләрнең хезмәтеннән канәгатьмен, аларны халык та ярата, – ди баш табиб Арсен Гарипов. – Шулай да бездә табиблар җитешмәү проблемасы бар әле. Мәсәлән, педиатрлар җитми, уролог, инфекционист, фтизиатр кирәк.
Иске Балтачка янә дә сәләтле яшь көчләр кайтуын, халкына яхшы сәламәтлек телисе килә.
Читайте нас: