+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 июль 2016, 02:00

Сипкелле кыз матур була

Менә җәй уртасы да җитеп килә. Битләр кояшта янды. Ә кемнәрнеңдер битендә сипкелләр һәм пигмент таплар барлыкка килде. Кышын ап-ак булган битләр, әйтерсең, “алмачуар”га әйләнде. Пигментация проблемасы белән ничек көрәшергә? Шушы һәм башка сорауларга җавап табарга теләп, без Башкортстан дәүләт медицина университетының косметология курсы белән дерматовенерология кафедрасы мөдире, Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш косметологы, профессор Зарема Хисмәтуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Җәй көне тирене сипкелләр һәм таплар басу – күпләр өчен бик күңелсез күренеш. Бу проблеманы хәл итү юллары бармы?

– Җәй – таплар һәм сипкелләр белән көрәшү өчен яхшы һәм уңайлы вакыт түгел. Кояш активлыгы көчәйгән чорда бу проблеманы хәл итәргә тырышу хәтта хәвеф белән янарга, гиперпигментациягә китерергә мөмкин. Әлбәттә, бит тиресен таплар басу елның төрле вакытында күзәтелергә мөмкин, ләкин яз-җәй айларында ешрак.

– Битне таплар һәм сипкелләр басуны ничек аңлатып була?

– Пигмент таплары – тиренең төрле катламнары төсенең локаль үзгәрүе. Кеше эпидермисында тиренең һәм чәчләрнең кара яисә коңгырт төскә керүе өчен җавап бирүче пигмент – меланин эшләп чыгаручы күзәнәкләр – меланоцитлар бар. Кызганычка каршы, олыгайгач, алар меланин эшләүне туктату сәләтен югалта һәм тиредә аның артык күплеге күзәтелә.

Ләкин бу проблема кайвакыт физиологик картаюга гына бәйле түгел. Нәселдән бире­лүчәнлек, эндокрин системасы эшчәнлеге бозылу, бавыр, сидек куыгы авырулары, солярийда артык күп кызыну, дөрес тукланмау, косметик процедураларны үзаллы эшләү, гормональ препаратлар, антибиотиклар һәм кайбер башка дарулар куллану хәвефле факторлар булып тора. Аларга кояш инсоляциясе дә өстәлсә, пигмент таплары чыгу котылгысыз. Шуңа күрә косметологка мөрәҗәгать итү алдыннан табибта консультация үтү мөһим. Тап­ларның беренчел сәбәбен ачыкламасаң, бернинди косметологик чаралар да ярдәм итмәскә мөмкин. Аеруча таплар күп булса һәм алар яз-җәй айларында даими пәйда булып торса, моны игътибарсыз калдырырга ярамый.

– Гиперпигментацияне юк итү буенча нинди процедуралар аеруча нәти­җәле?

– Проблеманы комплекслы хәл итәргә кирәк. Заманча косметология тапларны агарту буенча төрле чаралар тәкъдим итә: мезотерапия, пилинглар, битлекләр, аппарат методикалары һәм башкалар. Башта табиб-косметолог белән киңәшләшергә кирәк. Кабатлап әйтәм: җәй көне болар белән шөгыльләнү тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Ә менә кояштан саклана торган чаралар куллану бик мөһим. Аеруча пигментациягә дучар кешеләр өчен.
– Заманча фән ниләр тәкъдим итә? Өй шартларында нәрсәләр кулланырга мөмкин?

– Бүген заман фәне уникаль формулалы кремнар тәкъдим итә. Алар мела­ноцитларның активлыгын киметә ала. Бу кремнарны өйдә дә кулланырга мөмкин, ләкин белгеч тәкъдиме буенча гына. Чөнки ул һәркемгә аерым сайлана. Бер очракта үсемлек экстрактларыннан җыелганы кулланылса, икенче очракта көчле антиоксидантлар комбинациясе кирәк. Күренерлек нәтиҗә өчен аларны озак һәм даими куллану шарт. Әлбәттә, күпләрнең тигез һәм ак битле буласы килә. Тик кайбер егет һәм кызлар бу проблемага артык игътибар бүлә һәм контрольсез рәвештә агартучы чаралар куллана, нәтиҗәдә, аллергия дерматиты китереп чыгара. Шәхсән мин үзем беркайчан да сипкелләрне агартырга киңәш итмим. Ул бит –организмның физиологик үзенчәлеге. Сине кояш ярата икән, минемчә, бу бик матур күренеш!

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Читайте нас: