+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 август 2016, 02:00

Яшәргә дә әле яшәргә!

Төбәктә гомер озынлыгын арттыру максатында күләмле чаралар күрелә.Мәгълүм булуынча, ил Президенты Владимир Путинның “май указлары”нда Русиядә уртача гомер озынлыгын арттыру, үлем күрсәткечен киметү, демографик хәлне яхшырту өстенлекле бурычлар итеп билгеләнде. Башкортстанда бу җәһәттән хәл ничек тора? Президент указларында билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру максатында нинди чаралар күрелә? Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының алты ай йомгаклары буенча үткән коллегия утырышы, тәү чиратта, шушы мәсьәләләргә багышланды.

Утырыштагы чыгышында республиканың сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров билгеләвенчә, беренче ярты­еллыкта үлем күрсәтке­ченең азаюы күзәтелгән. Шул ук вакытта, Башкортстан халкы 1348 кешегә арткан. Әлеге күрсәткеч буенча республика плюс белән барса, Русия буенча баланс тискәре һәм —0,5 промилле тәшкил итә.

Моңа бәйле хәл торышы турында төп доклад белән сәламәтлек саклау министры­ның беренче урынбасары Рөстәм Вәлиев чыгыш ясады. Ул китергән саннардан күре­нүенчә, алты айда рес­публикада 27 меңнән күбрәк сабый дөньяга килгән. Үлем очраклары исә, узган елның шул чорына карата, 6,5 процентка кимегән. Ягъни быел алты айда республикада 1841 кешегә азрак үлгән. Бу җәһәттән утырышта Уфа һәм Бөрҗән районнары, Агыйдел, Нефтекама, Октябрьский шәһәрләре сәламәтлек саклау учреж­дениеләренең авыру­ларны кисәтү, аларны нәтиҗәле дәвалау өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсе башкаларга үрнәк итеп куелды. Шул ук вакытта, үлем күрсәткече иң югары бул­ган районнар да атап үтелде. Бу территорияләрдә хәлне төзәтү буенча анык чаралар күрергә кушылды.

Утырышта билгеләнүенчә, гомум илдәге кебек үк, кан әйләнеше системасы авырулары, яман шеш, тышкы факторлар үлем очракларына китерүче төп сәбәпләр булып тора. Шул ук вакытта, халыкның картаюы, сәламәт тормыш алып бармавы, эчкечелек, тәмәке тарту, симерү, вакытында медицина тикшерүе үтмәү дә әлеге күңелсез статистикага үз өлешен кертә. Ә менә хезмәт яшендәге кешеләр һәм балалар арасында, республикада күрелүче күләмле чаралар нәтиҗәсендә, Рөстәм Вәлиев билгеләвенчә, үлем очракларын сизелерлек киметүгә ирешелгән.

— Хезмәт яшендәге кешеләр арасында үлем очраклары 8 процентка кимеде. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, без 707 гомер­гә күбрәк саклап калдык. Балалар арасында үлем очраклары исә 22 процентка азайды. Бу тармакның эшчәнлек нәтиҗә­лелеген билгеләүче иң мөһим фактор булып тора, — диде ул.

Тагын да шул: республикада гомум үлем күрсәткеченең түбәнәюенә юл-транспорт вакыйгаларында үлем очракларын 1,8 тапкыр киметү исәбенә дә ирешелгән. Бу, тәү чиратта, ведомствоара хезмәттәшлекне яхшырту һәм каза күрүчеләргә күпкә нәтиҗәлерәк беренче ярдәм күрсәтеп, дәваханәләргә урнаштыру аркасында мөмкин булган. Шул рәвешле еллык план 25 булса, тәүге алты айда гына да юл-транспорт һәлакәтенә бәйле 58 гомер саклап калынган. Утырышта бу иң мөһим казанышларның берсе буларак билгеләнде.

Аңлашыла ки, ярты ел эчендә генә дә республикада үлем күрсәткече шушы рәвешле сизелерлек кимегән икән, моңа үзлегеннән генә ирешел­мәгән, ә бу сәламәтлек саклау өчен барлык җаваплы структураларның үзара тыгыз хезмәттәшлеге һәм әлеге юнәлештә дәүләт дәрәҗәсендә күрелүче күләмле чаралар нәтиҗәсе булып тора. Шул ук юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булучылар санының 1,8 тапкыр кимүенә килгәндә генә дә, утырыштан соңгы икенче көнне үк тармак министры Әнвәр Бакиров Әбҗәлил районында Чиләбе өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Сергей Кремлев белән очрашты. Яклар Территориаль дәүләт гарантияләре программалары кысаларында ике төбәк халкына медицина ярдәме күрсәтүдә хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерде. Аерым алганда, М-5 “Урал” федераль юлында юл фаҗигасенә таручыларны якындагы медицина учреждениесенә илтү мәсьәләләре каралды. Шулай ук, ике төбәкнең чик буе районнарында яшәүчеләргә нәтиҗәле медицина ярдәме күрсәтү максатында, аларны якындагы медицина учреждениесенә урнаштыруны оештыру мәсьәләләре буенча да җитди фикер алышу булды.

Әйтергә кирәк, шушы рәвешле ике яклы сөйләшүләр тиешле нәтиҗә бирә. Мәсәлән, узган елда Чиләбе өлкәсенең медицина учреждениеләрендә 3604 Башкортстан гражданы, безнең учреждениеләрдә күрше төбәктән 5514 кеше дәвалану үткән. Шул ук вакытта, агымдагы елның беренче яртысында Чиләбе өлкәсеннән Башкортстанның медицина учреждениеләрендә дә­валанучылар саны 3422 кешегә җиткән. Күпчелек очракта медицина ярдәме хирургия, офтальмология, неврология, кардиология, терапия, онкология, педиатрия, акушерлык һәм гинекология юнәлешләре буенча күрсәтелгән.

Бу атнада исә республика Хөкү­мәтендә Премьер-министр Рөстәм Мәрданов катнашлыгында ветераннар һәм өлкән буын вәкилләре арасында үлем очракларын кисәтү, аларны диспансерлаштыру эшен яхшырту, ахыр чиктә, төбәктә гомер озынлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган җитди сөйләшү булды. Анда бу уңайдан анык бурычлар билгеләнде, әлеге өлкә өчен җаваплы структураларга тиешле күрсәтмәләр җиткерелде.

Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Соңгы атна-ун көн нәтиҗәләреннән күренүенчә дә, республикада халыкның гомер озынлыгын арттыру, авыруларны кисәтү һәм дәвалау сыйфатын яхшырту юнәлешендә колачлы эшчәнлек алып барыла. Әлбәттә, ирешелгән уңышлар белән бергә, әлегә хәл итәсе мәсьәләләр дә аз түгел. Иң мөһиме — алар барысы да дәүләт дәрәҗәсендә игътибар үзәгендә. Шуңа, иртәме-соңмы, алар үз чишелешен табар дигән теләктә калыйк. Безнең бурыч исә моны якынайту, моңа булышлык итү булырга тиеш. Сәламәт тормыш рәвеше алып барып, вакытында медицина тикшерүе үтеп һәм үз саулыгыбызга һәрдаим игътибарлы булып, әлбәттә!
Читайте нас: