+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 сентябрь 2016, 02:00

Аягыгыз авыртмасын!

Аякның баш бармагына сөяк үсү, үкчәдәге “шпора” табанның формасын үзгәртә, аякны баса алмаслык итә. Бу орыларның пәйда булу сәбәбе бер үк – матдәләр алмашу бозылу. Бу бәладән котылу өчен төрле ысуллар тәкъдим ителә.

- Йөргәндә аяк авыртмасын өчен шешкә фольга кисәге ябарга була.

- Магнитлы су шешне кайтара. Моның өчен су кранына 2-3 айга магнитотрон кидерәләр, шул суны аш пешергәндә, чәй кайнатканда файдаланалар, салкын көе дә эчәләр. Утырган тозлар әкренләп юкка чыга.

- Шешкә прополистан компресс ябалар. Аны йомшарткач төнгә, авырткан җиргә бәйләп куялар.

- Иң гади ысул – иртән ашамыйча, авызны чайкамыйча, авыздагы селә­гәйне сөртү.

- Үкчә шеше тарттырылган кызыл борычны оекбашка салып, көне буе шуңа басып йөргәндә дә тиз бетә.

- Тагын бер ысул – даруханәдә сатыла торган терлек үтен бәйләү. Аны көндез йөртергә дә, төнлә бәйләп ятарга да ярый.
Читайте нас: