+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 сентябрь 2016, 02:00

Бәрәңге дәвалый да!

Бәрәңге — туклыклы һәм чагыштырмача арзан ризык. Шул ук вакытта аның сихәтле сыйфатлары да бихисап. Галимнәр фикеренчә, бәрәңге — күпме ашауга карамас­тан, кеше организмына зыян китерми торган, башка азыкка катнаштырмый ашаганда гомерне озайтучы бердәнбер ризык икән. Ул С витаминына бай, составындагы калий йөрәк авырулы кешеләргә аеруча файдалы — кан юлларын ныгыта, бөерләр эшчәнлеген җайга сала.

Халык медицинасы ашказаны җәрәхәтеннән бәрәңге суты эчәргә киңәш итә. Сутны бәрәңге яшь мәлдә — сентябрь-октябрь айларында гына кулланырга ярый. Арытабангы айларда бәрәңгедә соланин матдәсе нык арта, шуңа да аннан сут ясау шифа китерми. Озаграк сакланган бәрәңгене суда яки духовкада пешереп ашау әйбәтрәк, февраль аеннан соң аны ашка әзрәк салырга тәкъдим ителә.

Ашказаны җәрәхәтен дәвалау өчен сут болай эшләнә: бәрәңгене нык ышкып юып, кыргычтан үткәрергә дә ике кат марля аша сыгарга. 100 грамм бәрәңгедән 50 грамм чамасы сут чыга. Шуны көненә 2 тапкыр, ашардан 15-20 минут алдан яртышар стакан эчеп куялар. Бәрәңге сутын ашказанының ачылыгы түбән булган, шикәр авырулы һәм тиз симерүче кешеләргә кулланырга ярамый.
Читайте нас: