Дарулар белән интернет-сәүдәне фармакология эшчәнлегенә лицензиясе, дару сакларлык, тиешле санитария таләпләренә җавап бирерлек бинасы һәм шунда даими эшләүче махсус белемле хезмәткәрләре булган эшкуарлар оештыра ала. Интернет-сәүдәгәрләргә рецептсыз гына җибәрелүче барлык даруларны сатарга рөхсәт ителә, ә кайбер очракларда рецепт белән бирелгәннәрен дә сатарга яраячак. Дөрес, кайсы очракта һәм нинди дарулар икәнлеген әле төгәл аңлатучы юк. Бу мәсьәләне белгечләр җентекләп өйрәнә. Әлеге эшне Росздравнадзор вәкилләре күзәтеп торачак. Медикаментлар исемлеген төзүдән тыш, илтеп җиткерү өчен юл-транспорт мәсьәләсе, товарны илтеп җиткерү өчен кирәкле башка мәшәкатьләр өйрәнелә.
Бүген Русиядә интернет аша дару сату тыелган. Әмма бу эшне яшертен рәвештә алып баручы сайтлар әледән-әле барлыкка килеп тора. Хәтерегездә булса, күптән түгел генә Кострома шәһәрендә бер адәмнең ничә ел буена яман шештән һәм спидтан интернет аша “дару” сатып ятканлыгы ачыкланган иде. Ә махсус лицензияле даруханәләрнең әлегә Интернетка үзләрендәге дару төрләре исемлеген генә урнаштыру мөмкинлеге бар. Шул рәвешле сырхау үзенә кирәкле препаратны даруханәгә кайтарта.
Әлбәттә, бу закон көченә кергәч, ялган дарулар сату очраклары артмасмы, дигән урынлы сорау туа. Югыйсә, даруханәләргә беркайда да кытлык юк, минемчә. Алар — адым саен, дарулар да бик күп, булмаганына заказ биреп була. Интернеттан дару алуга мохтаҗлык зур түгел диясе килә. Арзанрак булса гына инде. Әмма арзан әйбергә ышаныч та шулкадәр генә. Хәер, “традицион” шифаханәләр ябылмый бит, шулай ук интернет-кибетләрне дә безгә мәҗбүриләп такмыйлар. Кайдан алу яхшырак һәм хәвефсез икәнен һәркем үзе өчен үзе билгели ала. Күптән түгел Интернет аша спиртлы эчемлек сатып алып, күп кенә кешеләрнең якты дөнья белән хушлашуын исәпкә алсак, якындагы даруханәгә барып килүне хуп та күрерсең. Әлегә, кызганычка каршы, Интернет аша сатучыларга ышаныч аз, шуңа да мәсьәләнең көчле контроль астында булуын телисе кала.
Даруларга кагылучы икенче яңалык җанга бераз җылы бирә кебек: 2017 елдан препаратның чын булу-булмавын даруханәдә үк ачыклап булачак. Мондый мөмкинлекне тәэмин итүче программа инде эшләнә башлый һәм аның икенче елга гамәлгә керүе көтелә.
Белгечләр күзаллавынча, ялган препаратны смартфон ярдәмендә ачыклап булачак, хәтта гап-гади телефонга да моның өчен махсус программа урнаштырырга мөмкин. Кеше даруханәдә үзенә кирәкле даруны сорап ала һәм препаратның сериясен, төгәл кайда эшләнгәнлеген, каян китерелгәнен белә алачак. Андый кодлар, беренче чиратта, бик кыйммәт даруларга салыначак. Аннары еш кулланылучы мөһим дарулар исәпкә алына һәм тора-бара барлык төймәләр, төнәтмәләр, капсулалар шул программага кертеләчәк.
Даруларга кагылышлы бу яңалык та кызыксыну һәм төрле фикерләр уята. Бездә бит бер законга аны урап узуның ун юлын уйлап табалар. Бу очракта да шулай килеп чыкмасмы дигән борчылу туа, чөнки еш кына кешенең сәламәтлеге, гомере шул төймәләргә бәйле.