+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 сентябрь 2016, 02:00

Грипптан сакланыгыз!

Көз җитте. Грипп һәм ОРВИ авырулары башланган чорда аларга каршы торыр өчен авырудан саклану һәм дәвалану чаралары, билгеләре һәм өзлегүләр белән танышыйк.

Грипп – һәркем йоктырырга мөмкин кискен йогышлы авыру. Аны кешенең борынына һәм тамагына эләккән вирус китереп чыгара. Ютәлләүче, төчкерүче авыру кеше инфекция чыганагы булып тора. Аеруча беренче 3-4 көндә авыручыда башкаларга чирне йоктыру хәвефе көчле. Гриппның инкубацион вакыты берничә сәгатьтән 3-4 тәүлеккә кадәр күзәтелергә мөмкин.

Авыру кискен башлана. Өшү, калтырау, баш авырту (аеруча маңгай һәм чигәләр), югары температура, куллар-аяклар, сөякләр, күзләр авырту, утка туры карап булмау күзәтелә. Көчле интокси­кациядә баш әйләнү, һуштан язу, аппетит булмау, укшыту, косу, борыннан кан килү булырга мөмкин. Беренче тәүлектә тамакның кибүе, әрнеп торуы, борынның тыгылуы хас. Икенче-өченче көннәргә коры ютәл, күкрәктә авырту тойгысы, бераз томау башлана.

Әгәр авырдыгыз икән:
* Башкаларга йоктырмас һәм өзлекмәс өчен өйдә калыгыз, тышка чыкмагыз.
* Авыруны аяк өсте үткәрмәгез, ятыгыз.
* Үзегезне гаиләнең башка әгъзаларыннан мөмкин кадәр изоляцияләгез.
* Авыруның беренче билгеләрен сизү белән табиб чакырыгыз.
* Бер генә тапкыр кулланыла торган кулъяулыкларыгыз булсын. Куллангач, аларны шунда ук ташлагыз.
* Күп итеп витаминлы эчемлекләр эчегез.
* Табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәгез, хәтта инде терелеп барган кебек тоелса да.

Әгәр гаиләдә берәрсе авырса, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
* Аны башкалардан аерып урнаштырырга.
* Авыруны караучы бер генә кеше булса яхшы. Ул йөкле хатын-кыз булмасын.
* Барлык гаилә әгъза­лары битлек кию, кулларны еш юып тору кебек гигиена чараларын үтәргә тиеш.
* Авыруга бер метрдан да якынрак килмәгез.
* Чирле кеше өчен аерым савыт-саба тотыгыз.
* Авыруга игътибарлы булырга, хәле кискенләшкән чакта табиб чакырырга әзер торырга кирәк.

Грипптан өзлегүләр 10-15 процент авыруларда күзә­телә, гадәттә, алар хәвеф төркемендәге кешеләр: 65 яшьне үткән өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар, түбән иммунитетлы кешеләр, бронхиаль астма һәм үпкә, йөрәк, нерв, эндокрин системасында хроник авырулары булган, метаболик синдромлы, бавыр һәм бөерләре начар пациентлар.
Авыру кеше югары температурадан, ютәлдән инте­гергә, зарланучан булырга мөмкин, бу аның гомере өчен хәвеф белән янамый. Ә менә түбәндәге билгеләр сагайтырга тиеш.

Балаларда:
* Еш, яки авырлык белән тын алу.
* Тиренең соры, яки зәңгәрсуга әйләнүе.
* Тиешенчә эчемлекләр кабул итүдән баш тарту.
* Көчле һәм туктамыйча косу.
* Уянырга теләмәү, яки активлык бетү.
* Баланың кулга алудан кискен карышуы.
* Грипп билгеләренең беразга кимүе, ә соңрак көчле температура һәм көчәйгән ютәл белән кире килеп чыгуы.

Өлкәннәрдә:
* Авыр тын алу, һава җитмәү.
* Күкрәк һәм эч турысында авырту.
* Кинәт баш әйләнә башлау.
* Зиһен буталу.
* Көчле һәм туктамыйча косу.
* Грипп симптомнарының кимегән кебек тоелуы, соңрак көчле температура һәм кө­чәйгән ютәл белән янә башлануы.

Әлеге билгеләр күзәтелгән кешегә кичекмәстән медицина ярдәме кирәк!

Грипптан ничек сакланырга? Авырудан өч профилатика чарасы бар: вакцина ярдәмендә (специфик профилактика), химиопрофилактика (табиб кушкан вируска каршы чаралар) һәм шәхси гигиена чараларын үтәү (специфик булмаган профилактика). Соңгысына түбән­дә­геләр керә:

* Авырулар белән бәй­ләнештә булмаска тырышырга.
* Аларга якын килгән очракта битлек кияргә.
* Кулларны сабын, антибактериаль чаралар белән юарга.
* Төчкергәндә һәм ютәл-ләгәндә авыз-борынны кап­ларга.
* Кеше күп җыела торган урыннарда булмаска.
* Бинаны еш җилләтеп торырга.
* Юылмаган куллар белән күзләргә, борынга, авызга тимәскә.
* Сәламәт тормыш рәве­ше алып барырга: тиешенчә йокларга, саф һавада булырга, дөрес тукланырга.

Вакцинация үзенчә­лекләре:
Прививканы грипп сезоны башланганчы ясатырга кирәк. Иммунлаштыру ел саен сентябрь-ноябрь айларында үт­кәрелә. Вакцинадан соң да чирләп китү хәвефе бар, лә­кин авыру җиңелрәк үтәчәк. Вакцинага грипп вирусының соңгы арада еш күзәтелгән төп өч штаммы керә.

Кызганычка каршы, вирус гел үзгәреп тора, яңа штаммнар күзәтелә, бу хәл эпиде­миягә китерә. Вакцина ярдә­мендә вирусның конкрет штам­мнарына иммунитет ел дәвамында саклана.
Читайте нас: