Туймазы район дәваханәсе — 12 бүлекчәне, шулай ук тәүлек әйләнәсенә эшләүче һәм көндезге стационарны үз эченә алган учреждение. Моннан тыш, аның составына ашыгыч ярдәм бүлекчәсе һәм дәвалау-профилактика шифаханәсе керә. Дәваханәнең пациентларга тиз диагноз кую, тикшерү һәм дәвалау өчен тиешле җиһазлары бар. Көн саен табиблар 3500дән артык пациентны кабул итә ала. Штат тулысынча компектланган. Ярдәм медицина эшчәнлегенең 123 төре буенча күрсәтелә.
2012 елда кардиология һәм неврология бүлекчәләре нигезендә 60 урынлык беренчел йөрәк-кан тамырларын дәвалау бүлекчәсе ачылган.
Дәваханәдә кардиология бүлекчәсе 2001 елда ачыла. 2007 елдан аңа 1 категорияле табиб Наилә Муллагалиева җитәкчелек итә.
— Соңгы вакытта кертелгән яңалыкларыбыз арасында пациентны дәваханәгә салганчы дәвалау ысулын атар идем. Билгеле булуынча, безнең пациентлар тромблар, ягъни кан тамырында кан оешудан җәфа чигә. Хәзер табиблар пациентлар чакыру буенча барып, венага тромбларны эретергә сәләтле дару җибәреп, кешене дәваханәгә алып килмичә өендә дәвалый ала. Бу авырудан үлүчеләр саны кимеде, моны зур казанышыбыз саныйбыз, — диде Наилә Фәнис кызы.
Быелгы җәйнең кызу булуы инфарктлар артуга китергән. Шуңа ярашлы, үлем очраклары да күбәйгән. Мәсәлән, ОКС (острая коронарная недостаточность) авыруыннан быел җиде айда 358 кеше дәваханәгә урнаштырылган, былтыр шушы чорда 299 булган. Миокард инфаркты быел җиде айда 170 кешене түшәккә еккан, былтыр шушы чорда аларның саны 116 булган.
— Без Уфадагы йөрәк-кан тамырлары авыруларны дәвалаучы үзәк белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Күрсәтмәләр булганда пациентларга анда юллама бирәбез. Бервакытта да урын юк, җибәрмәгез, дигән сүз ишеткән юк, — ди бүлекчә җитәкчесе.
Туймазының үзендә исә кардиостимуляторлар куя башлаганнар. Әлегә моның өчен Уфадан белгечләр чакырыла. Операция таләп ителүчеләрне һәр атнаның сишәмбесендә үткән кардиология комиссиясе утырышында сайлап алалар. Наилә Фәнис кызы сүзләренчә, күпләрнең кан тамырлары холестерин бляшкалары белән томаланган була, аларны юкка чыгарып булмый. Шуңа күрә табиблар авыруларга диета тотарга, баллы, майлы, тозлы ризыклар белән мавыкмаска куша.
— Табиб һәрвакыт эзләнүдә булырга, яңалыкларны күреп алып, үз тәҗрибәсендә кулланырга, гамәлгә кертергә тиеш. Бу уңайдан безнең дәваханә һәрчак эзләнүдә дияр идем. Баш табибыбыз Зәбир Гыйздәтуллин яңалыклар кертү өстендә даими эшли. Табиблар төрле укуларга барырга теләк белдерсә, бервакытта да каршы килми, киресенчә, үзе безнең төрле симпозиумнарда катнашып, белемебезне камилләштерүебезне таләп итә, — диде бүлекчә җитәкчесе.
Шул ук вакытта
Туймазы үзәк дәваханәсе быел гомум бәясе 17 миллион сумлык булган медицина җиһазлары белән тулыланачак. Аның күпчелек өлеше табиблар карамагына бирелде дә инде. Мәсәлән, бала тудыру йортына яңа туган нарасыйлар өчен үпкәләрне ясалма вентиляцияләү һәм ишетү аппаратлары сатып алынды. Терапия һәм реанимация бүлекләренә плазма туңдыргычлар кайтарылган. Туймазы шәһәре һәм Кандра, Собханкул, Серафимовка авыллары дәваханәләре медицина инструментларын җылытылган һава белән эшкәртү өчен тәгаенләнгән стерилизаторлар куллана башлаган.
Кандраның 1нче санлы дәваханәсе ультратавыш тикшерү аппараты белән тәэмин ителде. Хәзер күп авыруларны диагностикалау белгеч квалификациясенә бәйле рәвештә генә түгел, медицина җиһазлары мөмкинлекләре аркасында да яхшырды. Шулай ук ремонттан соң стационар корпусында урнашачак стоматология кабинетлары да яңа техника белән җиһазландырылачак.
Тиздән кардиология, неврология бүлекчәләре, клиник-диагностика лаборатория, балалар поликлиникасы яңа аппаратлар белән тулыланырга тиеш. Ашыгыч ярдәм бүлегенә дефибрилляторлар, реанимациягә — пациентлар хәлен контрольдә тоту өчен мониторлар кайтарылачак.