+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 сентябрь 2016, 02:00

Йөрәгеңне тикшерт!

29 сентябрьдә Башкортстанда медицина оешмаларының амбулатор-поликлиника бүлекчәләрендә һәм Сәламәтлек үзәкләрендә ачык ишекләр көне узачак. Биредә йөрәк-кан тамырлары авыруларын, артериаль кан басымын тикшертү һәм белгечләр консультациясен алу мөмкин булачак.

Сәламәтлек саклау министрлыгыннан белдерүләренчә, Уфада 1нче поликлиника (Цюрупа урамы, 4) каршында 10-14 сәгатьләрдә Республика кардиоүзәгенең “Сәламәтлек үзәге” күчмә диагностика модуле эшләячәк. Биредә теләгән һәркем тикшеренү үтә алачак.

Софья аллеясендә (Тукай һәм Совет урамнары киселеше) 11 сәгатьтә “Кардиокросс” оештырыла. Анда Сәламәтлек саклау министрлыгы, Башкортстан дәүләт медицина уни­верситеты вәкилләре, респуб­ликаның әйдәүче кардиологлары һәм йөрәк-тан тамырлары хирурглары катнаша.

Чараның төп максаты — илдә йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү һәм профилактика чаралары күрү.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: