+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 октябрь 2016, 02:00

Тест үт һәм тынычлан

Иртәгә Башкортстанда ВИЧ-инфекцияне ачыклау буенча акция башлана. Теләүче һәркем бушлай һәм аноним рәвештә ВИЧ-инфекциягә тест үтә ала. Әлеге акция августтан ноябрьгә кадәр илнең зур 10 шәһәрендә – Иркутск, Кемерово, Барнаул, Чиләбе, Екатеринбург, Пермь, Уфа, Саратов, Казан, Түбән Новгородта үтә.

Акция башлану уңаеннан “Башинформ” агентлыгында матбугат конференциясе үтте.

– Бушлай аноним тест үтү – Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының ВИЧ-инфекцияне кисәтү буенча халыкка мәгълүмат бирүгә юнәлтелгән масштаблы коммуникацион кампаниясенең бер өлеше, – диде республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиев.

Уфада акция “Планета” сәүдә үзәге, “Спортмастер” кибете янында оештырылачак. Тест үтү өчен махсус мәйданчыклар булдырылачак. Һәр кеше бернинди авыртусыз, бушлай һәм аноним тест үтә. Нәтиҗә унбиш минуттан билгеле була. Төгәллеге – 99 процент. Акция көн саен сәгать уникедә башлана.

Министр урынбасары әйтүенчә, экспресс-тестны һәр районда да үтәргә мөмкин. Бер тапкыр булса да сакланмыйча мөнәсәбәткә кергән, татуировка яисә пирсинг, маникюр яисә педикюр эшләткән, бала тудырырга җыенучы һәркемгә белгечләр бу тестны үтәргә кирәклекне билгеләде.

Башкортстанда акция 16 октябрьгә кадәр дәвам итә.
Читайте нас: