Очрашуда йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү һәм дәвалау, республикада бердәм кардиология хезмәте булдыру, югары технологияле медицина хезмәтләре спектрын киңәйтү һәм Башкортстанның төпкел районнарында медицина ярдәме күрсәтү системасын камилләштерү мәсьәләләре тикшерелде.
— Безнең өчен кешеләрнең гомерен саклап калу өстенлекле бурыч булып тора, — диде Рөстәм Хәмитов. — Тугыз ай эчендә, узган елдагы белән чагыштырганда, 1,5 мең кешегә азрак югалттык. Бу — сәламәтлек саклау өлкәсенең барлык юнәлешләре буенча актив эшчәнлек алып бару нәтиҗәсе.
Төбәк Башлыгы билгеләвенчә, соңгы өч елда республикада югары технологияле операцияләр саны өч тапкыр артты. Ел саен бу максатка бюджеттан якынча 1 миллиард сум акча бүленә.
— Моннан тыш, кардиология диспансерына реконструкция үткәрүне планлаштырабыз. Заманча операция заллары, җиһазлар булган корпус төзиячәкбез. Ике-өч ел эчендә без аны башкарып чыгарга тиешбез, — диде Рөстәм Хәмитов.
Очрашуда, шулай ук, Урал аръягында кардиология хезмәтен булдыру мәсьәләсе каралды. Төбәк җитәкчесе Сәламәтлек саклау министрлыгына бу теманы өйрәнергә кушты.
Форумда катнашучылар гериатрияне үстерү өлкәсендә республиканың алга китешен билгеләде.
— Бер ел элек әлеге теманы тикшергән идек. Шул вакытта Европа илләреннән 25 елга калышуыбыз турында белдергән идем. Бүген мин июньдә ачылган гериатрия үзәгендә булдым. Андагы шартлардан канәгать калдым, — диде Ольга Ткачева. — Сездә, шулай ук, белем бирү процессы актив алып барыла, республика табиблары Мәскәүдә белемен камилләштерә.
Галимнәр фикеренчә, бүген Башкортстан илдә сәламәтлек саклау мәсьәләләренә, шул исәптән кардиология хезмәтен булдыруга, зур игътибар бүленгән алдынгы төбәк булып тора.
— Мондый ярдәм булдыру ике ел эчендә йөрәк авыруына бәйле үлем очракларын 25 процентка киметергә мөмкинлек бирәчәк, — диде Сергей Терещенко. — Аны булдыру буенча үз өстегезгә зур җаваплылык алуыгыз өчен рәхмәт! Киләчәктә сезгә илнең барлык төбәкләреннән тәҗрибә уртаклашырга килерләр, дип уйлыйм.