+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 ноябрь 2016, 02:00

Үзәктә — хатын-кыз сәламәтлеге

Социаль-мәдәни башлангычлар фонды президенты Светлана Медведева, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм аның җәмәгате Гөлшат Хәмитова “Ак роза” хатын-кызлар сәламәтлеген тикшерү хәйрия медицина үзәге эшчәнлеге белән таныштылар.

Хатын-кызларга уңайлы шартларда бушлай тикшеренү үтү мөмкинлеге бирүче үзәк Светлана Медведева башлангычы белән гыйнварда 3нче бала тудыру йортының хатын-кызлар консультациясе бүлеге нигезендә ачылган иде.

Светлана Медведева һәм Рөстәм Хәмитов заманча җиһазландырылган кабинетларны карадылар һәм пациентларны кабул итү шартларын бәяләделәр.

— Көн саен үзәктә 25-30 хатын-кыз түләүсез тикшеренү үтә. Аларны өч акушер-гинеколог, өч маммолог, ультратавыш ярдәмендә тикшерүче ике табиб, шулай ук, рентгенолог, психолог һәм медицина персоналы кабул итә. Коллективта барлыгы 17 кеше эшли, — диде клиниканың баш табибы Зөһрә Гурова. — Медицина учреждениесе аңа ихтыяҗ булуын һәм эшенең югары нәтиҗәлелеген күрсәтте. Үзәк ачылганнан башлап, биредә 9 меңгә якын хатын-кыз тикшеренү үткән. Белгечләр тарафыннан медицина күзәтүе таләп итүче чирләрнең 16 проценты, шулай ук, яман шеш чиренең 23 очрагы ачыкланган, шул исәптән 14 хатын-кызга “сөт бизе яман шеше” диагнозы куелган. Ике сәгать ярым эчендә белгечләр хатын-кызның репродуктив органнары системасын тикшерә һәм диагноз куя.

Пациентларның күбесе 40 яшьтән узган, алар үзәккә мөрәҗәгать итүчеләрнең 64,4 процентын тәшкил итә. Русиядә ачылган “Ак роза” медицина үзәкләре беренче чиратта нәкъ шундый төркемгә исәпләнгән.

— Бүген илдә ана һәм бала мәсьәләләренә зур игътибар бүленә. Кызганычка каршы, хатын-кызның репродуктив органнары системасында онкологик авырулар саны арта. Нәкъ шуның өчен мондый төрдәге үзәкләр булдыру турында карар кабул ителде. Беренче үзәк Санкт-Петербургта ачылды. Әлеге вакытта Русиядә мондый 15 үзәк эшли, — диде Светлана Медведева. — Республика Хөкүмәтенә һәм шәхсән Рөстәм Зәки улына үзәкне булдыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Үзәккә арытабангы эшчәнлегендә уңышлар телим.

Светлана Медведева Мәскәүнең “Ак роза” хәйрия фонды исеменнән кирәкле медицина җиһазлары сатып алу өчен акчалата сертификат, шулай ук, үзәкнең символы — ак роза төшерелгән фотосурәтен тапшырды.

—“Ак роза” үзәге меңнәрчә хатын-кыз гомерен саклап калырга, җәмгыятьнең, аеруча нәфис затларның игътибарын үз сәламәтлеге мәсьәләләренә юнәлтергә ярдәм итә, — диде Рөстәм Хәмитов. — Берлектә без мөһим эш башкарабыз. Җәмгыять алга атласын, илебез үсешсен өчен һәркем үз участогында зур тырышлык салырга тиеш.
“Ак роза” проекты Социаль-мәдәни башлангычлар фонды президенты Светлана Медведева башлангычы белән оештырылган. Ул җәмгыятьнең, беренче чиратта хатын-кызларның, игътибарын үз сәламәтлегенә җәлеп итүгә юнәлтелгән.

* * *

Арытаба Светлана Медведева Рождество Богородицы кафедраль чиркәвендә булды. Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон аңа республиканың 1903 елда төзелгән иң матур чиркәүләренең берсе турында сөйләде.
Соңыннан Социаль-мәдәни башлангычлар фонды президенты Светлана Медведева һәм “Мәрхәмәт” фонды Попечительләр советы рәисе Гөлшат Хәмитова Рудольф Нуриев исемендәге хореография колледжы эшчәнлеге белән
таныштылар.
Читайте нас: