+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 ноябрь 2016, 02:00

Авыл Фельдшерларны көтә!

Сәламәтлек саклау министрлыгы республиканың фельдшер-акушерлык пунктларына эшкә килүче яшь белгечләргә ярдәм итү механизмын булдырды.

Хөкүмәт Президиумы утырышында чыгыш ясаганда сәламәтлек саклау министры урынбасары Эльза Сыртланова әлеге белгечләргә 500 мең сум күләмендә пособие бирү күз уңында тотылуын белдерде. Белгеч медицина оешмасында кимендә 5 ел эшләргә тиеш.

Эльза Сыртланова сүзләренә караганда, бүген, белгечләр булмау сәбәпле, республикада 39 пункт эшләми, 100дән артык фельдшер-акушерлык пунктында халыкны берничә урында эшләүче белгечләр хезмәтләндерә. Киләсе елда бу механизм ярдәмендә 72 белгеч эшкә урнаштырылачак дип планлаштырыла. Әлеге вакытта министрлык урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылардан документлар кабул итә.

Механизмны гамәлгә ашыру авылларда медицина кадрлары җитешмәү, яшь белгечләрне эшкә урнаштыру, шулай ук, муниципалитетларда медицина хезмәтләндерүе сыйфатын күтәрү мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Читайте нас: