“Роспотребнадзор”ның Башкортстан идарәсе начальнигы урынбасары Галина Пермина белдерүенчә, бүген республикада эпидемик чикнең артуы теркәлмәгән.
— Прививка ясату — гриппка каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы, — диде Галина Пермина. — Башкортстанда вакциналау капманиясе сентябрьдә үк башланды. Әлеге вакытта халыкның 38,5 процентына (1 миллион 756 мең кеше) гриппка каршы прививка ясалган. Агымдагы елда халыкның 40 процентына привывка ясау бурычы тора. Бу кешеләрне эпидемиядән сакларга ярдәм итәчәк.
Федераль үзәктән 1 миллион 470 мең доза вакцина кайтарылган, якынча 9,5 мең доза — республика казнасы, калганнары предприятие һәм оешмалар исәбенә сатып алынган.
“Роспотребнадзор”ның эпидемиологик күзәтү бүлеге начальнигы урынбасары Зөһрә Шаһиева сүзләренә караганда, быел вирусның А I/Калифорния (“дуңгыз гриппы”), A II/ Гонконг һәм B/ Бризбон төрләре киң таралачак.
Белгечләр прививканы алдан ясатырга тәкъдим итә. Вируска каршы иммунитет барлыкка килсен өчен ике атна вакыт таләп ителә.
Узган елда 157 мең кеше авырган, шуның 700енә грипп диагнозы куелган.