Бронхлар, үпкәгә һава кертеп, кешене кислород белән тәэмин итә. Үпкә куыкчасын медицинада альвеола дип атыйлар. Кешедә аларның саны — 300-400 миллион, гомум мәйданы 100 квадрат метр. Үпкә эче шулай күләмле булган өчен генә тәмәке тартучы төтенгә тыгылып бетми.
Тәмәке нинди генә затлы булса да, үпкә эченә корым тутыра. Төрекләр тәмәкене гади генә “тютюн” ди, димәк, төтен — “тәмәке” сүзенең синонимы.
Бронх күзәнәкләренең өч төре иң актив эшләргә сәләтле. Ул күзәнәкләр корым-тузаннарны туктаусыз тышка чыгарып тора. Бу җиңел булсын өчен лайлалы матдә бүленеп чыга. Аларга тузан бөртекләре тиз ябыша. Кайсыбер күзәнәкләр төтен тәэсиреннән һәлак була. Грипп яисә тын юллары авырулары булган очракта әлеге күзәнәкләр күпләп юкка чыга. Аларны тергезү организмга авырга туры килә. Менә шунда какрык ярдәмгә килә. Ә тәмәке тарткан кешенең сулыш юллары беркайчан да тыгылудан туктамый. Хроник бронхит шуннан гыйбарәт. Альвеолаларда һава җиңел алмашынмагач, туберкулез таякчыклары да үзенә үрчер урынны шунда таба.
Хроник бронхитның икенче сәбәбе тәмәке тартмаучыларга да кагыла. Кискен респиратор авырудан, грипптан терелеп килгән кеше салкын һавада йөрсә, өшесә, суык аш ашаса, эчемлек эчсә, һәлак булган “чистартучы” күзәнәкләр урынына яңалары үрчеп өлгерә алмый. Мондый кешенең үпкәсендә какрык хасил булып торучан. Мондый дәвамлы чиргә табиблар “хроник бронхит” дигән диагноз куя.
Хроник бронхитны табибсыз дәвалау мөмкин түгел. Табиб кушканнарны үтәмәү тагын да авыррак үпкә чирләрен барлыкка китерә.
Дәвамлы бронхитка охшаш авыру турында әйтми булмый. Кыскача аны ХОБЛ диләр. Сулыш алуга даими тоткарлык биреп торучы үпкә чире ул. Аның сәбәбе — тәмәке тарту. Һавадагы зарарлы матдәләрдән, кадмий һәм кремний, цемент тузаныннан, тузанлы җирдә эшләгәннән барлыкка килергә мөмкин. Үпкә тукымасы зарарлану да күзәтелә. Авыруга һава җитми. Бу организм эшчәнлеген какшата. Үпкә тукымасы тиз ялкынсынучанга әйләнә, шуңа күрә чир көчәймәсен өчен мондый кешегә үзенә бер төрле саклану шартлары тудыру зарур.
Күпчелек очракта ХОБЛны бөтенләй булдырмаска да мөмкин. Кисәтү чаралары үти алмаслык түгел, алар — тәмәке тартмау, тузанлы эштә һәм урыннарда сулыш юлларын саклау, фильтрлар, тузан суыргыч куллану.
Марат Хәйдәров,
табиб.