+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 декабрь 2016, 02:00

Тешсез авыз — ташсыз тегермән

Авызда теш булгач, сызламыйча тормас инде, дип шаяртсак та, тәрбия күргәннәре, чынлап та, сызламый шул аның. Ә менә тешләр авыртмасын, какшамасын өчен аларны тәртиптә тоту да җитә.

Тешләр сәламәт булсын өчен иртә-кич чистартырга кирәклеген сабыйлар да белә. Тик аларны 2-3 минут дәвамында чистартсаң гына файдасы булуын беләләр микән? Теш пастасы белән тазартканда, бактерияләрнең 60 проценты юылып төшә. Авыз куышлыгында микроблар калмасын өчен авызны төрле төнәтмәләр белән чайкарга була. Ромашка, шалфей төнәтмәсе аеруча файдалы. Теш сызлый башлагач, тиз генә табибка күренү мөмкинлеге булмаса, авызны бер стакан җылы суга бер бал калагы сода салып чайкарга мөмкин. Авыртуны басар өчен дару эчәргә була, тик җылы компресс куярга ярамый.

Кариес булмасын дисәң, кайнардан соң — салкын, ә салкыннан соң кайнар ризык ашарга киңәш ителми. Бу аеруча туңдырма кабып чәй эчүчеләргә кагыла. Температурадагы каршылык тешнең эмален какшата һәм тешләр уалучанга әйләнергә мөмкин. Салкын туңдырма белән кайнар чәй ашказанына да бик зыянлы.

Тешләрнең кыек булуы өчен дә бик кайгырырга кирәкми хәзер. Тешләр матур итеп тезелеп торсын дисәгез, аларны тигезләүнең берничә ысулы бар. Иң киң таралганы — брекетлар. Аннан кала — теш артына беркетелә торган пластина. Аңкауга беркетелә торган салдырма пластина да кулланыла. Кайсы ысулны сайлау пациентның теләгеннән һәм кесә калынлыгыннан тора. Ә менә тешләрен агартырга теләүчеләргә табиблар ике яки өч тонга гына агартырга яравын белдерә.

Теш пастасы сайлаганда аның составын карарга онытмагыз. Аның составында агулы матдәләр булырга тиеш түгел. Әгәр Fluoride дигән язу булса, бу матдә нерв системасы өчен зыянлы һәм тешләрне карайта. Triclosan — эндокрин системаны тарката, краннан аккан су белән кушылганда агулы продукт барлыкка килә. PEG дигән язудан да шикләнергә кирәк, чөнки ул нефть продукты булуын аңлата һәм аның рак китереп чыгара торган төрле катышмалардан торуы бик мөмкин.

Ничек кенә булмасын, тешләрне балачактан сакларга өйрәнергә һәм игътибарлы булырга кирәк.
Читайте нас: