+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
31 декабрь 2016, 02:00

Медицина үсеш юлында

Ел республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә вакыйгаларга бай булды. Уфада 130 урынлык перинаталь үзәк төзелде. Биредә ел саен 4-4,5 мең бала туачак дип көтелә. Заманча медицина учреждениесе республика халкының репродуктив сәламәтлеген яхшыртуга, яңа туган балалар һәм аналар үлеме күрсәткечләрен кыскартуга булышлык итәргә тиеш.

Елның соңгы ун аенда Башкортстанда 47 мең бала туган. Халыкның үлем күрсәткече 3,7 процентка кимегән. Табигый рәвештә халык саны арту 3,5 меңгә якын. Яңа туган балалар үлеме, алдагы ел белән чагыштырганда, 21 процентка кимегән.

Башкортстан “Территория заботы” гериатрия хезмәте үсеше буенча проектка әзерлектә Русиянең биш төбәге исәбенә керде. Ул 2018 елга кадәр гамәлгә ашырылачак. Проектның максаты – өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеген саклау системасын, гериатрия хезмәте үсешен, шул исәптән, әлеге өлкә буенча һөнәри әзерлек һәм өстәмә мәгарифне, камилләштерү. Безнең республика сайлап алынган тагын бер проект – “Линия жизни” хәйрия фонды белән берлектә балаларның үпкәләрен ясалма венти­ляцияләү аппаратлары белән тәэмин итү. Өченче проект – өч юнәлеш буенча реабилитацияне үстерү: йөрәк-кан тамырлары, травматология, неврология.

Авылда кадрлар мәсьәләсен хәл итү буенча “Авыл докторы” федераль программасы белән беррәттән республикада 2016 елдан “Авыл фельдшеры” төбәк программасы старт алды. Авылларда 72 фельдшерны эшкә урнаштыру өчен быел аңа 36 миллион сум бүленгән.

Балалар тууны арттыру максатында алдагы елда бюджет исәбенә ЭКО процедураларын үткәрергә карар ителгән. Киләсе елда 1500 мондый процедура эшләнәчәк. Быел алар 850 булган, 2015 елдагы белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк. Шул ук вакытта соңгы елларда республикада абортлар саны 28 процентка кимегән.

Республикада быел өченче тапкыр “Елмаю” операциясе” хәйрия акциясе үтте. Бу юлы ул “Хатын-кызлар диалогы. Хәйриягә чикләр юк” Форумы кысаларында оештырылды. Акция барышында ирен һәм аңкауда патологияләре булган 50 балага операция эшләнде.

“Русия терапевтлары рейтингы” буенча алдынгы позицияләр яулаган табиблар билгеләнде. Табиблар хезмәтен бәяләүнең төп критерийлары итеп үлем очракларын киметү, госпитализация һәм диспансерлаштыру, ашыгыч ярдәм күрсәткечләре алынган иде. Русиянең иң яхшы 500 терапевты исемлегенә Башкортстаннан 15 табиб керде.

4-16 октябрьдә Уфада ВИЧ-инфекцияне ачыклау буенча тест үткәрү акциясе үтте. Башкортстанда үзенең ВИЧ-статусын белергә теләүчеләр ил буенча иң күп кеше булды – 13 көн эчендә 3750 катнашучы тест үтте.

“Елның иң яхшы табибы-2016” Бөтенрусия һөнәри осталык бәйгесе җиңүчеләре исемлегенә Башкортстаннан дүрт табиб кертелде.

Республика федераль бюджеттан махсус медицина аппаратурасы белән җиһаз­ларылган 38 автомобиль алды. Яңа машиналар алу ашыгыч ярдәм автопаркын яңартты, бу киләчәктә республика халкына медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшыртачак. Республикага өстәмә рәвештә тагын 17 ашыгыч ярдәм машинасы кайтарылачак.

Быел Башкортстанда “Авыл докторы” программасын тормышка ашыру дәвам итте. 2012 елдан алып, барлыгы бер меңнән артык белгеч эшкә урнаштырылган. Шулай итеп, авылдагы сәламәтлек саклау учрежде­ниеләрен педиатрлар, участок терапевтлары, стоматологлар, хирурглар, акушер-гинекологлар, анестезиолог-реаниматологлар, психиатрлар, неврологлар, офтальмологлар һәм башка белгечләр тулыландырды.

Быел республиканың барлык медицина оешмаларына рецепт­ларның электрон формалары кертелде. Бу табибларның эшен җиңеләйтә һәм вакытын язу эшләренә сарыф итүне кыскарта, медицина ярдәме күрсәтү нәтиҗәлелеген арттыра.
Читайте нас: