+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 гыйнвар 2017, 02:00

Ашагыз, ләкин тыгынмагыз!

Юкса, бу коточкыч авыруларга китерергә мөмкин.Бүген дөрес туклануга халык аз игътибар бүлә. Эшләп яшәүче кеше ач түгел, Аллаһка шөкер! Ләкин шунысын да онытырга ярамый: чирләрнең күпчелеге дөрес тукланмаудан барлыкка килә.

Халкыбыз туклану мәдәниятенә мохтаҗ. Нәрсә ашарга кирәклекне кеше үзе генә белә кебек, ә туклану кагыйдәләрен белүчеләр күп түгел. Димәк, боларны үзләштерү кирәк. Көндәлек туклану режимы нинди ашамлыклардан торырга тиеш соң? Ашказанга көненә өч-дүрт тапкыр җылы аш кереп торырга тиеш. Ашның җылы булуы бик мөһим. Шулай ук ашны гел төрлеләндереп торырга кирәк. Өстәлдә яшелчә-җимешләрнең төре биштән дә ким булмаска тиеш.

Азыкны ингредиентлап бәяләү өчен мәктәптә алган белем җитә, кешегә аларның барысы да кирәк: алар — аксым, углеводлар, майлар, витаминнар, минераллар, ягъни микроэлементлар. Соңгы елларда ризыкка тагын да бер төр өстәлде, бу — “Омега-өч” дип аталучы май кислоталары. Алар балыкта күп. Балык маендагы май кислоталары күзәнәк эчендәге мембраналарны сәламәт хәлдә тотарга ярдәм итә.

Кибеттә кешегә зыян китерүче ризык сатмасалар да, кайберләре бик файдалы да түгел. Азыкларга күп кенә консервант та өстәлә. Күпләп даими ашалганда аларның зарары булырга мөмкин. Күп консервантлар эчәклектә кирәкле бактерияләрнең санын киметә. Шуларның кайберсе үзе генә бик зарарлы, еш кулланганда хәтта яман шеш барлыкка килү куркынычын арттыручылары да бар. Бу матдәләр азык озаграк саклансын өчен салына, аларны матур төс бирү өчен дә, тәм яхшырту өчен дә кушкалыйлар.

Иң әйбәте – өй шартларында үзең пешергән аш. Гаилә әгъзаларының сәламәтлеге күп очракта хатын-кызның аш-суга уңганлыгыннан тора. Алар шуны да белсен: организмга ризык ингредиентларының бөтенесе дә кереп торырга тиеш. Монда сүз ашказанны ярсытмый торган ашлар турында бара. Табада кыздырылган азыклар ярсыта, димәк алар файдалы түгел. Күп тәмләткечләр дә ярсыта. Борыч, горчица кебекләр бу очракта ярамас.

Авыл ашында консервантлар юк, ләкин төрлелек җитешмәгән очраклар күзәтелә: итле аш, бәрәңге, май, сөт, икмәк, чәй. Күп кешенең шулай. Нинди генә ярмалы, яшелчәле, итле ашлар юк, шундыйларны да пешереп, азыкны төрләндерергә кирәк. Яшелчә-җимешнең өстәлдә авыл шартларында дүрт-биш төрдән артык булуы икеле, әлбәттә даими рәвештә салат, винегрет ясап торучы кешеләр дә аз.

Шәһәрдә күп кеше, акчасы булса да, файдалы ризыкларны сатып ала белми. Еш кына шуны күргәлим: сумкага бер үк кеше ысланган колбаса, ысланган балык, консервалар, куертылган сөт, ак булкалар, шуларга өстәп кәнфит, печенье, газлы сулар тутыра. Боларның үзләре дә, балалары да чирле инде, дип калам. Ачыкласаң, шулай булып чыга да.

Атнага бер көн ураза тоту кайбер очракта бик килешә. Ләкин моны табиб рөхсәте буенча башкарырга кирәк. Ач торганда су эчү тыелмый. Аз калорияле азык кына ашаган көннәр дә күп очракта файдалы: кефир гына эчү яисә алма гына ашау.

Кибеттә сатылучы шикәр кеше өчен файдалы түгел. Шулай да организм өчен гади шикәрләр дә аз гына кирәк. Мондый шикәр, гадәттә, татлы җимешләр белән дә кереп тора һәм шул җитә.

Шикәр тәмен бирүче сорбит һәм шуңа охшаш матдәләр зарарлы. Ә ни өчен сорбит сатыла соң, дип сорарсыз? Җавап: кеше бәхетле булу өчен туган, кайбер кеше авыз эчендә баллы нәрсә булса гына үзен бәхетле тоя. Шикәрсез түзә алмаучы кеше сорбиттан булса да җан тынычлыгы таба.

Әлбәттә, диетология табибы штаты поликлиникада каралмаса да, бу вазыйфаны терапевтлар уңышлы башкара. Мохтаҗлык туганда, алар белән киңәшләшә аласыз.

Марат Хәйдәров,
табиб.
Читайте нас: