+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 гыйнвар 2017, 02:00

Грипп эпидемиясе башланды

Башкортстанда кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп эпидемиясе башланды. Бүген республикада вирус инфекциясе белән 20 меңнән артык кеше авырый, шуның якынча 8 меңе уфалылар. Әлегә эпидемия өлкән яшьтәгеләр арасында киң таралган, әмма балалар арасында да чирләүчеләр саны көннән-көн арта.

Башкортстанда “гонконг гриппы” белән авыру очраклары да теркәлгән.

Уфаның Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә мөрәҗәгатьләр һәм чакыртулар санының артуын әйттеләр. Әгәр узган елның беренче атнасында ОРВИ симптомнары белән тәүлегенә 100 чамасы кеше мөрәҗәгать иткән булса, быел аларның саны тәүлегенә 600гә кадәр арткан.

Эпидемия чорында авыруны кисәтү чаралары барысына да билгеле: күмәк кеше җыелган урыннарда азрак булу, битлекләр куллану, саф һавада йөрү, бүлмәләрне җилләтү. Суык тиюдән һәм грипптан саклану чаралары — кулларны ешрак сабынлап юып тору һәм борын куышлыгын чайкату, аеруча урамнан кергәч һәм җәмәгать транспортында йөргәннән соң. Гаиләдә яисә коллективта грипп белән авыручылар ачыклану белән һичкичекмәстән профилактика максатында вируска каршы дарулар эчәргә кирәк.
Читайте нас: