+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 гыйнвар 2017, 02:00

Каникул озайтылды

Уфада мәктәп укучылары арасында кискен респиратор вирус инфекциясенең ныклап таралуына юл куймау максатында каникуллар озайтылды.

Уфа шәһәре хакимияте грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе аркасында мәктәп укучылары өчен профилактик каникулларны 21 гыйнварга кадәр озайту турында карар кабул итте.

Башкала мэриясендә аңлатуларынча, соңгы көннәрдә тоташ ил буенча сезонлы авырулар — грипп һәм ОРВИ эпидемиясе теркәлгән. Бу авыруларны йоктырмас өчен чирле кешеләр белән аралашмау, алар белән бер бүлмәдә булмау, бер үк һаваны суламау яхшы. Нәкъ шуңа күрә бу авыруларның таралу хәвефе чорында мәктәпләрдә укыту процессын туктату чарасы күрелә.

Шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә читтән торып укыту алып барылачак.
Читайте нас: