+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 февраль 2017, 02:00

Грипп биологик коралга тиң!

Эпидемия февраль ахырында тәмамланыр дип көтелә.Тирә-якта төчкерү тавышлары ишетелә башлауга, күпләр шундук профилактик чара күрү юлын эзли. Дөрес тә эшли, чөнки вакытында кагыйдәләрне үтәгәндә, йоккан очракта да чир җиңел үткәрелә. Иң беренче чиратта, табибка мөрәҗәгать итеп, тиешле дәвалану алырга, анализлар тапшырырга һәм кимендә өч көн әйләнә-тирәдәге кешеләр белән аралашудан тыелып торырга кирәклеге колакка сеңгән дә соң, халык бу хакта хәбәрдар, ләкин...

Тормыш барыбер үзенекен итә. Кызганычка каршы, түшәккә егылгач кына адәм баласының аңына табиб киңәше барып җитә. Республика халкының күпчелеге прививка ясатудан баш тарта, алай гына да түгел, үз белдеге белән дәваланырга тырыша, аягүрә үткәрә һәм ахыр чиктә генә табибка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.

— Республикада грипптан халыкның 39,7 проценты гына прививка ясаткан. Әгәр дә халыкның 70 процентына прививка ясатылса, грипп эпидемиясе бөтенләй булмас иде, — диде матбугат кон­ференциясендә республика Сәламәтлек саклау министр­лыгының баш инфекционист-табибы Дамир Вәлишин.

Белүебезчә, быел грипп эпидемиясе, башка еллар белән чагыштырганда, иртәрәк башланды. Узган елның соңгы атнасында ныклап чирләү очраклары теркәлде.

— Эпидемия, гадәттә, 6-8 атна дәвам итә, шунлыктан, февраль ахырында ул тәмам­ланыр дип көтелә. Лаборатор тикшеренүләр нәти­җәсендә быел республикада “гонконг гриппы” белән 500дән артык авыручы теркәлде. Узган атна белән чагыштырганда, авыру очраклары кимүгә табан. Эпидемиянең икенче дулкыны көтелми, — диде Дамир Әсгать улы.

Хәзерге вакытта эпидемия дәрәҗәсе 25 процентка күтәрелгән. Авыруч­ыларның күпчелеге — эшкә сәләтле кешеләр.

9 гыйнварда Роспот­ребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп авыруларының эпидемиясе башлану турында игълан иткән иде. Шәһәр хакимияте карары нигезендә, мәктәпләрнең 11 — 21 гыйнварда карантинга ябылуы укучылар арасында чирнең ныклап таралуына чик куйды. Бүген мәктәп һәм балалар бакчалары гадәти режимда эшли. Карантин медицина учреждениеләрендә дәвам итә.

Эпидемиянең 2009-10 елларда бик көчле булганлыгы билгеле. Ул чакта грипптан 14 кеше үлүе теркәлгән. Шуның өчен дә быел грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясен профилактикалау, авыруны таратмау, кисәтү, контроль­д­ә тоту максаты белән Сәламәтлек саклау министрлыгы, моңа җаваплы учреждениеләр тарафыннан җәйдән үк хәстәрлек күрелгән.

— Грипп башлануга көздән үк әзер торабыз. Сәламәтлек саклау министрлыгы фаразларына ярашлы, резерв койкалар әзерләнде. Гомумән алганда, республика буенча 1300дән артык инфекцион койка бар, — диде башкаланың 4нче клиник йогышлы авырулар дәва­ханәсе баш табибы урынбасары Александр Дмитриев.

Белгечләр әйтүенчә, Роспотребнадзор тарафыннан быел грипп нәтиҗә­сендә үлем очраклары теркәлмәгән. “Гонконг гриппы” белән авырганнар, гадәттә, 7-10 көн эчендә табиб күзәтүе астында дәваланып аякка баскан. Кискен респиратор вирус инфекциясе дә, грипп та биологик корал кебек: ул бик тиз йога һәм өзлегүләр калдыруы белән куркыныч.
Читайте нас: