+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 март 2017, 02:00

Күзләрегезне саклагыз!

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, соңгы елларда халык арасында күзләренең күрү сәләте начараю ешрак күзәтелә. Һәм әлеге өлкәдә нәтиҗәле чаралар күрелмәсә, алдагы 10 елдан халыкның 70 проценты начар күрә башлаячак.

Соңгы саннар буенча, дөньяда 300 миллион кеше начар күрә һәм аларның 19 миллионы — балалар, ә 40 миллион кеше исә тома сукыр. Русия буенча статистика тагын да начаррак: илнең һәр икенче кешесендә күрү сәләте начараю күзәтелә, шул исәптән балаларда да. Беренче сыйныфка баручы балаларның 5 проценты инде ерактан күрми. Бу сан 11нче сыйныфка – 25-30, ә югары уку йортын тәмам­лаганда 50-70 процентка җитә.

Моның сәбәбе нәрсәдә соң, дигәндә, белгечләр соңгы елларда күзләргә йөкләмәнең зур булуын билгеләп үтә. Бу, әлбәттә, заманча технологияләрнең алга китүе белән аңлатыла. Күпчелек хәзер күзләрен планшет, телефон, компьютер экраннарыннан аермый диярлек. Күрү сәләте начарлануда ут, яктылык та үз ролен уйный. Сүз кояш яктылыгы турында гына бармый, компьютер, телевизор экраннары да күзләргә начар тәэсир итә, ди белгечләр. Караңгыда яисә сүлпән ут яктысында компьютерда эшләү дә күзләр өчен зыянлы. Бу сәбәпләргә тагын стресс, экология, нәсел чирләре дә өстәлә.

Нишләргә соң, күзләрне ничек саклап калырга? Белгечләр туклану рационына игътибар итәргә киңәш итә. Организмга кирәкле барлык витамин һәм микроэлементлар керергә тиеш һәм шулар арасында күзләр өчен иң мөһиме — лютеин. Әлеге пигмент кишер, кабак, йомырка, яшел борчак һәм башкаларда бар, әмма аны кирәкле күләмдә кабул итәр өчен, мәсәлән, көн саен 1 килограмм кишер ашарга кирәк. Шуңа күрә дә махсус препаратлар кулланырга туры килә. Кыскасы, бүгенге заманда күзләргә зур игътибар таләп ителә.

Компьютерда озак эшләү­челәр өчен Те­хасс университеты табиблары махсус сәламәтлек формуласын тәкъдим иткән. Ул “20-20-20” дип атала. Белгечләр кушканча, һәр 20 минут саен күзләрне ял иттерер өчен 20 секунд дәвамында якынча 6 метр ераклыктагы предметка карап торырга кирәк. Бу вакытта күзләрне, ким дигәндә, 20 тапкыр йомгалап алырга да онытмагыз, ди алар.

Күзләрне ял иттерүче тагын берничә күнегүне искә төшереп үтик:

– башны бормыйча гына күзләр белән уңга-сулга, аска-өскә карап алыгыз;

– күзләрегезне түгәрәк буенча башта — уң, аннары сул якка йөртегез, бу күнегүне бишәр тапкыр эшләгез;

– күзләр арыганчы борын очына карап торыгыз.

Шунысын истә тотыгыз: күнегү ясар алдыннан күзлек һәм линзаларны салсагыз яхшырак.
Читайте нас: