+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 март 2017, 13:38

“Сәламәт гадәтләр атнасы”ннан читтә калмагыз!

9-16 мартта республикада “Сәламәт гадәтләр атнасы” акциясе үтәчәк. Чараның төп максаты – балаларда һәм өлкәннәрдә нефрология авыруларын профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

Табиблар “НЕФРО-ЛИГА” иҗтимагый оешмасы активистлары һәм БДМУ волонтерлары белән берлектә башкаланың сәүдә үзәкләрендә, мәктәпләрендә һәм медицина учреждениеләрендә сәламәтлек акцияләре үткәрәчәк. Чара 9 мартта билгеләнүче Бөтендөнья бөер көненә багышлана.
“Сәламәт гадәтләр атнасы” 9 мартта “Мега” сәүдә комплексында (Уфа шәһәре, Рубежная урамы, 174) “Барлык кешеләргә - сәламәт бөер!” акциясе белән башланып китәчәк. Анда нефрологлар халыкка бушлай консультация бирәчәк. Чарада катнашучыларга акция символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Шулай ук башкала мәктәпләрендә профилактика акцияләре узачак.
12 мартта сәгать 12дә “Президент Отель” кунакханәсендә Бөтендөнья бөер көне уңаеннан матбугат конференциясе үтәчәк.
Читайте нас: