+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 март 2017, 23:04

Тармак алдына мөһим бурычлар куелды

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Уфада Конгресс-холлда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы үтте. Чарада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады.

– Соңгы вакытта сәламәтлек саклау турында еш фикер алышабыз. Төп сәбәп – халыкның медицина хезмәте күрсәтүдән канәгать булмавында. Мөрәҗәгать итүчеләр табибка язылу уңайсызлыкларына, регистратурага һәм бүлмәләргә чиратлар зур булуга, белгечләр җитешмәвенә, табибларның пациентларга салкын карашта булуына еш зарлана, – диде Рөстәм Зәки улы үзенең чыгышында.
Республика Башлыгы тармактагы төп мәсьәләләрне, демография, дәүләт-шәхси партнерлык проектларының сүлпән гамәлгә ашырылуын, чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыру эшенең тиешенчә оештырылмавын сызык өстенә алды. Шулай ук, утырышта агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
Читайте нас: