Яңа ысул кулланыла башласа, яман шештән үлүчеләр саны кимиячәге көн кебек ачык. Беренчедән, авыру вакытында ачыкланачак. Мондый хәл-шартларда дәвалану мөкинлеге бермә-бер арта. Шул ук вакытта, савыгучылар да күбәячәк. Хезмәтләндерү хакы кыйммәт булган диагностикалау җиһазларына ихтыяҗ кимегәнгә, дәвалану да арзанаячак. Океан артындагы ысулның безгә кайчан килеп җитәчәге генә әлегә билгесез.