+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 март 2017, 02:00

Аянычлы очракларны киметергә!

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Рөстәм Хәмитов бу өлкәдәге иң мөһим мәсьәләләргә тукталды. Шул исәптән ул дару препаратларын законсыз җитештерү һәм сату проблемасының һаман кискен калуын билгеләде. Хезмәт яшендәге халыкның үлем очраклары бераз кимесә дә, эш вакытында җәрәхәтләр алып, гомере өзелүчеләр арткан.

– Кешеләр өчен эшләргә кирәк! Сәламәтлек саклау өлкәсенә искиткеч зур ресурслар җәлеп ителә, кыйммәт җиһазлар алына, аның нәтиҗәсе булырга тиеш! – диде республика Башлыгы. – Хезмәт яшендәге кешеләрне югалту буенча без лидер өлкәләр исәбенә керәбез. Хезмәт хәвефсезлеген булдыру мөһим!

Эш урыннарында, элекке еллардагы кебек, медицина кабинетлары, профилактик тикшерүләр кирәклеге билге­ләнде. Санатор-курорт дәвалануга да игътибарны җәлеп итәргә чакырды Рөстәм Зәки улы. Бүгенге шифаханә­ләрнең заман таләпләреннән артта калуын, Сәламәтлек саклау министрлыгының бюджеттан тыш чараларны җәлеп итү өстендә тиешле дәрәҗәдә эшләмәвен әйтте.

– 2030 еллардан медицина бөтенләй башка төрле булачак. Без моңа әзербезме? Медицина мәгарифенә аеруча игътибар кирәк, – диде республика Башлыгы һәм һәр медицина хезмәткәрен белемен камилләштерергә омтылырга чакырды.
Инновацион сәламәтлек саклауга, телемедицинага игътибар җитмәү билгеләнде, иң беренче чиратта сәламәт тормыш рәвеше һәм авыруларны кисәтү булырга тиешлегенә басым ясалды.

– Табиблар үзләре сәламәт тормыш рәвеше мәдәния­тен йөртүчеләр булырга тиеш, – диде Рөстәм Хәмитов. – Кызганычка каршы, авылларда авыруларны кисәтү буенча эш алып барылмый диярлек. Мобиль флюорография тикшеренүләрен тергезергә кирәк. Сәламәтлек саклауны яхшырту буенча тәкъдимнәр дә юк дәрәҗәсендә. Без бергәләп, алга анык максат куеп эшләргә тиеш, 4 миллион 100 мең кеше сәламәтлеге өчен җавап бирәбез бит.

Республикада туым күрсәткеченең кимү сәбәпләре – 90нчы еллардагы демографик кризис, яшьләр сәламәтлегендәге тайпылышлар, бала табуны соңга калдырырга теләү һәм башкалар. Бу өлкәдә башкарыласы эшләрнең күп булуын билгеләде республика Башлыгы һәм әлеге җәһәттән күп үзгәрешләр булачагын әйтте. Мәсәлән, беренче балалары туган яшь гаиләләргә 300 мең сум күләмендә ярдәм биреләчәк.

– Иң мөһиме – үлем очракларын киметергә кирәк, – диде Рөстәм Хәмитов. – Бу – безнең демографик хәлне яхшырту өчен бердәнбер мөмкинлек.

Коллегия утырышында, шулай ук, сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров үткән елгы эш нәтиҗәләре һәм алдагы планнар хакында сөйләде.
Читайте нас: