Министрлык 2017-22 елларга тәмәкегә каршы концепция проектына үзгәрешләр кертте. Аларга ярашлы, концепциядәге иң бәхәсле урыннар үзгәртелгән. Моңа кадәр булган 2015 елга кадәр туган кешеләргә тәмәке сатуны тыю гамәлдән чыккан. Шулай ук, тәмәке җитештерүче һәм сатучы компанияләргә салым яңадан каралачак. Арту ягына түгелдер, шәт.