+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 март 2017, 17:58

Инәңне өшкертәсең килсә, \"законный\" им-томчыга алып бар!

Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкны дәвалауга им-томчыларны, өшкерүчеләрне дә җәлеп итмәкче.

Халык медицинасы турында документ проекты җәмәгать тикшерүенә чыгарыла. Анда билгеләнүенчә, “Оккульт-магик рәвешендәге хезмәтләр, дини йолалар халык медицинасы дип атала алмый”. Халык медицинасы бушлай ярдәм күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасына кертелмәгән. Димәк, дәвалау бәяләренә, аның нәтиҗәләренә дәгъва белдереп булмаячак, өшкереп чыгарсалар да бернәрсә дә эшли алмаячаксың.

Им-томчылар, өшкерүчеләр хәзер эшкуар статусында булачак. Алар бизнес кануннары буенча, ягъни лицензия алып, салым түләп эшләргә тиеш. Аларга рөхсәтне Сәламәтлек саклау министрлыгы 5 елга бирә.

Шунысы гына әлегә билгесез: министрлык составында Өшкерү департаменты оештырылыр микән?
Читайте нас: