+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 март 2017, 11:56

Табиблар өстәмә эш ала

Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе илнең 8 федераль округында урнашкан 15 төбәгендә медицина хезмәткәрләренең эшчәнлегенә бәйле тикшеренү үткәргән. Күп табиблар һәм шәфкать туташлары икешәр урында эшли икән.

Нәтиҗәдә, медицина хезмәткәрләренең 41 проценты тиешле 40 сәгать урынына, атнасына 60 сәгать эшли. Тикшеренүдә катнашучы һәр өченче кеше 41 сәгатьтән 60 сәгатькә кадәр — эш урынында. Докторлар һәм шәфкать туташларының 27 проценты гына атнасына 40 сәгать хезмәт сала.
Артык эш алу матди хәл белән турыдан-туры бәйле булып чыккан. Медицина хезмәткәрләренең төп эштә уртача хезмәт хакы 21,7 мең сум тәшкил иткән. Шул рәвешле, квалификацияле белгечләрнең уртача хезмәт хакы Русия буенча түләнгән хезмәт хакыннан 80 процент тәшкил итә.
Читайте нас: