+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 март 2017, 16:07

Кем ул гериатр?

“UfaTime.ru” хәбәр итүенчә, Башкортстан илнең башка төбәкләре арасында гериатрияне үстерү буенча иң яхшылар исәбендә. Бу хакта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы баш гериатры Ольга Ткачева белдергән.

Кем соң ул гериатр? Гериатр — өлкән яшьтәге кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүче белгеч. Бу белгеч яшь үзенчәлекләренә аерым игътибар биреп дәвалый, олы яшьтәгеләрдә авырулар килеп чыкмасын өчен кисәтү өстендә эш алып бара.
Безнең республикада ике геритрия бүлеге бар: берсе - сугыш ветераннары республика клиник госпиталендә (30 урынга исәпләнгән), икенчесе — Русия тимер юллары дәваханәсе составында (40 урынлык).
Гериатрия кабинетлары Уфада, Стәрлетамак, Яңавыл, Бөре, Туймазы, Күмертау, Октябрьский, Нефтекама, Ишембай шәһәрләрендә һәм Мәсәгуть авылында бар. Киләчәктә тагын 14 кабинет ачылуы көтелә. Республиканың 27 табибы геронтолог сертификатына ия.
Читайте нас: