Әйткәндәй, составында 28 градустан артык спирт булып, хакы ваклап сатылучы ярты литрлы спиртлы эчемлектән арзанрак торган өстәмәләр кибет киштәләреннән алынырга тиеш. Тыю тәрәзә юу сыекчаларына, составына спирт кушылган сыек булмаган продукциягә кагылмый.
Шул ук вакытта, эшкуарлар законны урау юлларын табарга өйрәнгән. Составында спирт булган ризык өстәмәләрне, шешәләргә тутырып, камыр ашлары тәмләткечләре рәвешендә сату очраклары теркәлгән.