+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
31 март 2017, 19:13

Яз җитте, витаминнар кирәк!

Яз – организмда витаминнар җитешмәгән чор. Шуңа күрә туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Балалар һәм өлкәннәр өчен дә туры килә торган киңәшләр:
Көн саен сөт ризыклары кулланыгыз. Кефир арыганлык тойгысын, йокы килүне киметер, көч өстәр. Эремчек тырнакларны ныгытыр, чәчләрне, бит тиресен матурлар. Яңа өлгергән яшелчә-җимешләр булмаганда туңдырылганнары ярдәмгә килер. Аларны да мөмкин кадәр ешрак кулланыгыз. Төрле чикләвекләр ашарга тырышыгыз. Ләкин көн саен аз гына күләмдә.
Иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризыкларда була. А витамины, мәсәлән, йомырка сарысында, сыер маенда, кишердә, балыкта, бавырда, сыер итендә күп. Б витамины – карабодайда, сөт ризыкларында, йомыркада һәм ногыт борчагында. С витаминына кәбестә, цитруслылар, петрушка һәм гөлҗимеш бай. Кайбер “яңа” ризыкларны ашый башлаганчы, балагызга аллергия бирүе турында шикләнсәгез, башта аз-азлап кына ашап караудан башлагыз.
Яз көне витаминнар аеруча күп таләп ителә. Шуңа күрә синтетик препаратлар, витамин-минераль комплекслар хакында да онытмагыз.
Читайте нас: