Тикшеренү мәгълүматлары буенча, ялгызлык пациентның үз авыруын субъектив кабул итүгә тәэсир итә, ә объектив медицина күрсәткечләренә тәэсире юк. Әлеге теорияне 18дән 55 яшькәчә булган 159 кешедә тикшергәннәр. Авыру ихтималлыгы аның үзен ялгыз хис итүен тою-тоймавына бәйле булмавы ачыкланган. Шуңа да карамастан, үзләрен ташланган, башкаларга кирәксез дип санаучы кешеләр аралашу җитмәүчеләргә караганда авыру симптомнары турында көчлерәк итеп җиткергән.
Галимнәр табибларга салкын тиеп авыручы пациентның психологик халәтенә дә игътибар юнәлтергә тәкъдим итә.