Шәфкатьле, киң күңелле, үз һөнәрен яратучы кеше ул Олег Кәбир улы. Барлык төр күз авыруларын дәвалый, операцияләр ясый.
Дакриоцистит — киң таралган һәм кешеләргә күп уңайсызлыклар китерә торган авыру: туктаусыз яшь ага, күзне “томан” каплый... Операциясез котылып булмый. Ә доктор Сабиров бу авыруның операциясез дәвалау ысулын тапты!
Олег Сабиров яңа операцияләр уйлап табуга патент алган, өч рационализатор тәкъдиме керткән, Уфа күз авыруларын фәнни-тикшеренү институтының фәнни журналында алты мәкалә бастырган. Башкортстанның атказанган табибы, “2010 елның иң яхшы табибы” дигән исемнәргә ия ул.
— Һөнәремне нәтиҗәсе күренгәнгә яратам, – ди ул һәм өстәп куя: ул һәрвакыт яңа, беркайчан да бер-берсенә охшаган операцияләр булмый, авырулар бер-берсенә охшашса да.
Ярдәм сорап килгән бер-кемнең дә үтенечен кире какмый. Аеруча ир-атларга сак булырга киңәш итә. Чөнки аның күпчелек пациентлары — ирләр. Инструментлар, кислоталар белән саксыз эш итеп, күз җәрәхәтләре еш алалар.
— Күзләрне дару гына дәваламый, — ди табиб. — Көн саен авыз-борынны чайкату, дөрес туклану, начар гадәтләрдән баш тарту, компьютер белән сак эш итү, күзләргә күнекмәләр ясау — сыйфатлы күрү сәләтен озак еллар сакларга ярдәм итүче чаралар.
Нина Турицына.