+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 апрель 2017, 02:00

Нәнәем сабаклары

Мин Бөре педагогия институтында укып йөргән әнием сессиягә барганда, вакытыннан бер ай алда дөньяга килгәнмен. 56 көнлек декрет ялы беткәч, әни мине күрше-күләндә калдырып мәктәпкә эшкә йөргән. Бик елак булгангамы, күп уңайсызлыклар тудырганмын, күрәсең – 10 айлык чагымда әни мине нәнәй-картәтигә илтеп бирергә мәҗбүр булган.

Алар – Фәрхинур һәм Шәриф­җан Рәхмәтуллиннар Илеш райо­нының Югары Яркәй авылының яшеллеккә күмелеп утырган Чеверев урамында гомер итә иде. Алар белән бергә урыс, чуваш, керәшен, марилар бертугандай яшәде. Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә нәнәй аларны тары тәбикмәге, ит бәлеше, баллы чәкчәк белән сыйласа, христиан бәйрәмнәрендә каршыда яшәүче Клава апа күмәчләр, буяулы йомыркалар белән сыйлый иде.
5 декабрь — илдә Конституция көне, ә бездә — сугым ашы. Нәнәй бу көнне аеруча зур әзерлек белән каршылый. Ул күп итеп чәкчәк, таба печеньесе пешерә, винегрет, оливье кебек салатлар әзерли. Алар янына баздан тозлы кыяр-помидор, гөмбәләр, төрле кайнатма, компотлар чыга.
Картәтинең сугымга әзерләнүе аеруча мавыктыргыч. Аны, кулыннан ит тәмле була дип, барысы да чакырып калырга ашыга иде. Ул тәһарәтен яңарта, чип-чистадан киенә. Ә пычагын кичтән үк үткерли, яхшылап юа һәм сөлгегә төреп куя.
Мал суйгач өмәчеләр өйгә керә, аларны мул табын көтә. Ә кичен туган-тумача, күрше-күлән җыела. Табыннар, хәзерге кебек унар салат, чит ил җимешләре булмаса да, искиткеч мул һәм күркәм иде. Алар арасында токмачлы аш белән мичтә пешкән бәлеш, әлбәттә, иң тәмлесе.
Хәзерге заманда акчаңны алдан әзерлисең дә, тиешле кешеләр килеп, малны чалып, итне бүлеп, эчәген юып китә. Итнең күбесе сатуга була.
Ә без бәләкәй чакта ит сату бик сирәк күренеш иде. Язга табан аны карбазына урнаштыралар, соңрак, тозлап, банкаларга тутыралар иде. Их, аның өйрәсе...
Нәнәй камыр ашларына бик оста иде. Ипикәйне ул зур калайларга салып пешерә, мичтән алгач, мендәр өстенә куеп суыта иде. Моның үзенә күрә бер гыйльләсе булгандыр инде. Аны картәтием өстәл янында аягүрә басып, күкрә­генә куеп кисә иде.
Алар заманы өчен гаҗәеп белемле, алдынгы карашлы кешеләр иде. Иртәләре радиодан яңгыраган яңалыклар программасыннан башлана, алар һәр елны берничә гәзит-журналга языла, грампластинкалар җыя. Кичтән мин аларга кычкырып укыйм, пластинкалардагы җыр­ларны башкаручының исемен әйтеп яңгырата идем.
Хәтердә, нәнәем 9 сум, картә­тием 12 сум пенсия ала иде. Ничек кенә җиткергәннәрдер, әмма алар-ның һәрвакыт запас акчасы булды, аны балаларга, күршеләргә дә биреп торалар иде.
Көн дә иртән картәтием кибеткә бара. Нәнәемнең беркайчан да “теге әйбер юк, бу әйбер юк” дигә-нен ишетмәдем, картәтигә эш кушканын күрмәдем – ир кеше үз урынын яхшы белгән, күрәсең.
Нәнәй минем ашауны режимга салып кына калмады, аны гөлҗи-меш суты, витаминнар белән баета иде. Рухи яктан сәламәт булуыбыз­га да күп көч салды алар — атеизм заманы булуга карамастан, үзләре буйсынып яшәгән Ислам кануннарына бездә дә ихтирам тәрбияли алдылар. Йокларга ятканда уң якка карап, “бисмилла”ны әйтергә, аяк киеменең башта уңын кияргә, мунчага тамак кырып керергә икәнен белеп үстек. Шул ук вакытта, матчада тал чыбыгы да бар иде. Бер оныгына эләкмәсә дә, аның тәр­бияви әһәмияте көчле булды. Газиз кешеләремнең тормыш тәҗрибәсе - миңа гомер буена җитәрлек якты маяк, ышанычлы үрнәк.

Фәйрүзә ИСХАКОВА.
Югары Яркәй авылы.
Читайте нас: